Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Керкәле авылында кышны озаттылар (+фотолар)

Керкәле мәдәният йортында Кыш озату узды.

Төрле кызыклы уеннар уйнадылар укучылар. Театральләштерелгән күренеш булды. Шүрәле ролен Каюмов Ильвир, Кыш бабай ролен Каюмов Илназ, ә Нәүрүз ролен Газизова Айсылу башкарды.

 Авыл активистлары: Сафуанов Муса, СафуановаИлнара, Вәлиева Лилия, Фәтхетдинова Динара, Фәтхетдинов Альберт, Вәлиева Камилла, Сафуанова Алсинә, Сайдалиев Зөфәр, Галләмов Мөхәммәт, Мифтахов Руслан жыр-биюләрен бүләк иттеләр.

Бәйрәмне алып баручылар: Сахаува Миләүшә, Юнусова Виктория.
 Үз җырлары белән сөендерүчеләр: Алтынбаева Гөлназ, Казан кунагы Гарифуллин Адель һәм мәдәният йорты хезмәткәрләре Сахаува Гөлнара, Юнусова Виктория булдылар.

Чара ахырында барлык тамашачыларны һәм артистларны кайнар коймак белән сыйладылар, бал һәм төрле тәм-томнар белән чәй эчү оештырылды. Коймакларны Нигматуллина Рузалия, Галләмова Дания һәм Кашапова Венера пешерде.

Бәйрәмне оештыруда Гыйләҗева Роза һәм Керкәле авыл башлыгы Бигманов Ленар ярдәм итте, дип яза Керкәле мәдәният йортыннан Виктория Юнусова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Керкәле авылында кышны озаттылар