Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаш авылы китапханәсендә "әкият капчыгын" чиштеләр

2022 нче ел Россиядә Мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде. Безнең халкыбызның мәдәни, әдәби мирасы бик бай.

Шулар арасында әкиятләр аерым урын алып тора.

Куакбаш авылы китапханәсендә мәктәп яны лагеренә йөрүче балалар белән әкиятләр дөньясына сәяхәт ясадылар, дип хәбәр итә китапханәче Гүзәлия Мифтахова.

Тылсымлы әкият капчыгыннан китапханәче төрле биремнәр язылган тартмачыклар, төргәкләрне, китапларны ала торды, ә балалар андагы биремнәрне бик рәхәтләнеп үтәп чыктылар.

Китапханәгә кунакка урманнан Убырлы карчык та килде. Аны да балалар белән бергәләп, китап уку бик файдалы, аннан бик күп белем алып булуына инандырдык.

Шулай итеп нәни китап сөючеләр татар һәм рус халкының үзләренә яхшы таныш булган әкиятләрен искә төшереп, китапханәгә әле яңа гына кайткан әкият китаплары белән дә танышып, бик күңелле һәм файдалы әдәби сәяхәт ясадылар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев