Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Куакбаштан Наил Гыйләҗев - дөньяга елап түгел, җырлап туган

Куакбаш авылы китапханәсенә җыр-моң, әдәбият, матурлык сөючеләр җыелды. Сәбәбе дә бар: әлеге авылның талантлы шагыйре Наил Гыйләҗев үзенең гомер бәйрәмен билгеләп үтте.


Наил Гыйләҗев – районда яшәп, иҗат итүче шагыйрьләрдән үзенчәлекле шигърияте белән аерылып тора. Ул бит үзенең тууын да башкача итеп: “Җыр белән тудым дөньяга. Сандугач, тургай кебек”, дип “Мин дөньяга җырлап тудым” дигән шигырендә яза. Ул –туган авылы Куакбашта торып, яшәп, аның матур табигатеннән илһам алып иҗат итә. Беренче шигыре 1974 елда “Ильич васыятьләре” газетында басылган, ул “Кызыма” дип аталган.  Шул еллардан башлап Лениногорскида “Чишмә” иҗат берләшмәсендә чыныгу ала.

Күренекле язучылар: Шамил Бикчурин, Әсрар Гали, Җәмит Рәхимов, шагыйрь Разим Валиуллин – Наил Гали улының беренче остазлары. 1996 елда “Аргамак” журналында, 1998  елда “Чишмә җыры” (Альманах) китабында, 2001 елда “Син дә шагыйрь, мин дә шагыйрь” китапларында бер бәйләм шигырьләре дөнья күрә.

-    1999 елда, шагыйрь, композитор, яраткан остазларымның берсе булган Рәзим Вәлиуллинның  киңәшләре һәм ярдәме белән, ул – китап редакторы да,  “Сихри йомгак” исемле беренче шигырьләр җыентыгым Әлмәттә басылды. 2012 елда Яр Чаллыда “Шигырьләр һәм хикәяләр” җыентыгым дөнья күрде, - ди Наил Гыйләҗев.

Әдәби очрашуны оештыручы китапханәче Гүзәлия Мифтахова әйтүенчә,  Наил Гыйләҗев исемен атаганда, яше 70 кә җитсә дә, йөрәге унсигездә булган, шат йөзле, шаян сүзле кеше күз алдына килеп баса. “Наил абый туры сүзле, үз сүзен курыкмыйча әйтә белә торган үзенчәлекле шагыйрь буларак билгеле. Аның иҗатында гаделлек, сафлык, намус, хакыйкать кебек олы төшенчәләргә зур урын бирелә", - ди Гүзәлия ханым.

Әдәби очрашуга авыл җирлеге башлыгы Рушания Әхмәтҗанова, шулай ук авыл мәчетеннән шагыйрьгә котлау сүзләре ирештерделәр. Кичәдә авыл шагыйрьләре, китапханәдә эшләп килүче "Чишмә" әдәби клубы әгъзалары, актив китап укучылар катнашты. Наил Гыйләҗевнең шигырьләрен укып, аның иҗатын хөрмәт итүчеләр: Мәмдүдә Вәлиуллина, Халидә Бегҗанова, Зөлфия Мөхәмәтҗанова, Фәнүсә Сәгъдиева шулай ук сүз алдылар.

Ямьле итеп узган чараны музыкаль яктан Фәрит Мусин бизәде. Ул Чүте авылыннан килгән иде, Рафаэл Төхфәтуллин премиясе лауреаты, үзешчән композитор һәм җырчы Фәрит абыйның бармаклары гармун төймәләрендә уйнады гына. Чарада катнашучыларны моң ягыннан баетты, яшь чакларга алып кайтты.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

фотолар: китапханәдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев