Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Лениногорскида Әхмәтшиннар гаиләсе алтын юбилейларын билгеләп үтте

5 ноябрьдә Лениногорск ЗАГС бүлегендә «Алтын» юбилярларны - Минәхтәм Мөхиббула улы һәм Тамара Лаврентий кызын котлау тантанасы узды.

Моннан нәкъ 50 ел элек, 1971 нче елның 5 нче ноябрь көннендә Әхмәтшиннар гаиләсе Лениногорск шәһәре ЗАГС  бүлегендә никахларын теркәгән.
Бу көнне юбилярлар үзләренең имзаларын  Лениногорск районы гаилә тормышы юбилярларының мактау китабына куйдылар.

ЗАГС бүлеге белгече юбилярларга язылышу турында юбилей таныклыгын һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты ГХАТ идарәсе исеменнән истәлекле бүләк тапшырды һәм нык сәламәтлек, озын гомер теләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев