Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Әлмәтле көчкә котылган. Менә сиңа Интернет аша танышу!

Социаль челтәрдә танышу 35 яшьлек әлмәтле өчен чак кына фаҗигале төгәлләнмәгән. Бер кыз белән күпмедер вакыт язышканнан соң алар очрашырга булалар. Кыз спиртлы эчемлек алып килергә дә куша. Әмма очрашу урынында егетне кыз түгел, ә өч әзмәвер көтеп тора. Алар берни аңлатып тормастан егетне кыйный башлыйлар, кәрәзле телефонын, акчаларын алалар....

Социаль челтәрдә танышу 35 яшьлек әлмәтле өчен чак кына фаҗигале төгәлләнмәгән.


Бер кыз белән күпмедер вакыт язышканнан соң алар очрашырга булалар. Кыз спиртлы эчемлек алып килергә дә куша. Әмма очрашу урынында егетне кыз түгел, ә өч әзмәвер көтеп тора. Алар берни аңлатып тормастан егетне кыйный башлыйлар, кәрәзле телефонын, акчаларын алалар.
Көчкә котылган егет урамга атылып чыга һәм үтеп баручыдан полицейскийлар чакыруын үтенә. Шулай итеп явыз ниятле кешеләрне полиция фатирда тоткарлый. Әлмәтлеләрнең икесе элек тә хөкем ителгән булган. Алардан талап алынган әйберләр алына.
Талау факты буенча җинаять эше кузгатылган,дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" сайты.

http://almet-rt.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев