Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мичурин һәм Яңа Сережкино авылларында өлкәннәрне өйләренә барып котладылар

Өлкәннәрне кайгырту, аларга игътибар-хөрмәт күрсәтү – һәркемнең бурычы дип карарга кирәктер.


 Бу көннәрдә олылар элек үзләре эшләп чыккан предприятие-оешмалардан котлау кабул итәләр.

Мичурин авыл җирлеге башлыгы Рәмзия Иванова, китапханәче Сания Вахитова һәм Мичурин клубы хезмәткәре Рузалия Мифтахова шулай ук бу көннәрдә өлкәннәрне котлап йөрү белән мәшгуль булганнар.

Мичуринда – 35 кешегә, Яңа Сережкинода 34 кешегә азык-төлек тутырылган пкетларны таратып чыкканнар. Әлеге пакетларны “Август-Лениногорск” аграр предприятиесе әзерләгән.

Шушы Мичурин авылында, авыл хуҗалыгында озак еллар эшләп чыккан Роза апа Гафиятуллина әйтүенчә, колхоз калмаса да, олы яшьтәгеләрне онытмыйлар. “Узган ел да “Август-Лениногорск” бәйрәм күчтәнәче әзерләгән иде, менә быел да алдык күчтәнәчне. Рәхмәт яусын әлеге хуҗалыкка, безне – олы яшьтәгеләрне онытмыйча, хөрмәт итүләре өчен. Эшләре гөрләп барсын. Газетлардан укып торабыз, кайбер җирләрдә бөтенләй дә котламыйлар, олылар үпкәләп язалар. Минәйтәм, ул яктан бездә яхшы оештырылган икән әле. Без эшләп чыккан колхоз хәзер булмаса да, авыл хуҗалыгы предприятиесе үз канатына алды. Аллага шөкер, җирләр буш калмый, чәчелә. Ялтауда яңа ферма төзеп куйганнар икән. Авыл хуҗалыгында эшләгәч, барысы белән дә кызыксынып торам”, - дип сөйли Роза апа.

Мичурин авылы китапханәчесе Сания Вахитова әйтүенчә, һәр йортта олылар ачык йөз белән каршы алган, бергәләп фотога төшкәннәр, бик күп рәхмәт сүзләре ишеттек, ди ул.

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга санында укый аласыз.

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлкәннәр көне поздравление на дому