Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Мөэмин-Каратайның ак халатлы шәфкать иясе ул

Мөэмин-Каратай авылының ак халат иясе – Зимфира Шарапова-Җиһаншина турында язарга авылдан җибәрелгән хат сәбәпче булды.


Әйдәгез, башта хатны бергәләп укыйк. “Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре. Бу хатны сезгә Мөэмин-Каратай авылының әби-бабайлары яза. Безнең авылда шәфкать туташы булып Зимфира күптән эшли. Ул үз эшенең остасы. Олы яшьтәге әби-бабайлар медпунктка йөри алмый, шунлыктан телефоннан гына чакыртабыз. Төрле һава торышы булуга карамастан, бик тиз килеп җитә. Кирәкле медицина ярдәмен күрсәтә. Ул озак еллар эшләсен, яшәсен. Без аңа эшендә уңышлар телибез, хөрмәт итәбез”, дип язып җибәргәннәр.

Авыл фельдшерының үзе белән элемтәгә кереп, бераз сораштырдым. Әйе, авыл фельдшеры күпме кеше гомере өчен җаваплы булган һөнәр иясе ул. 
Зимфира безнең төгәл эш сәгате юк, тәүлек әйләнәсе эшлибез, дисәм дә ялгышмам, ди. Отпускка чыккач та, чакыруларга йөргән ул. Шулай җаваплылык хисе тоеп, кешеләргә ярдәм итәм дип, эшли-эшли утыз елдан артык үз вазифасында ул. 1990 елны Мөэмин-Каратайга килен булып төшә. Зимфира ханымның әнисе – Бәкердән, әтисе – Чүтедән. Әтисе белән әнисе Урта Азия якларында яшәгән. Шунда 5 бала – 5 кыз туган. Беренче булып, Зимфира бу якларга, төгәлрәге Мөэмин-Каратайга кайта. Аннан калган туганнарын да монда үзе янына тарта. Хәзерге вакытта әнисе исән-сау, ул да шушы авылда гомер итә. Әтисе, кызганыч, мәрхүм.

Мөэмин-Каратайны олылар авылы дисәң дә була. “Эшли башлаганда 349 кешегә медицина ярдәме күрсәтә идем. Хәзер 219га гына калды. Узган ел бәби табучылар да булмады”, - ди ул. Балалар күбрәк тусын иде, яшь гаиләләр артсын иде дигән фикердә тора ул. Һәр туган бала турында яратып, “минем балаларым” дип сөйли.

Зимфира Рөстәм кызы эшкә килгәндә, медпункт авыл йортында урнашкан була. Аннан авыл клубы бинасына күчә. Медпунктка тиешле шартлар җитми, әлбәттә. Иң кирәклесе – су юк, су ташырга туры килә. Авыл җирлегеннән өметләндерерлек җылы сүзләр дә килгән әле, яңа фельдшер-акушерлык пункты төзү буенча программага кергәннәр. Димәк, бер-ике елдан яңа биналы булырлар, ходай язса. 

 

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев