Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Районның Сугышлы авылында юбилярлар кичәсе узган (+фотолар)

Лениногорск районы Сугышлы авылы мәдәният йортында ел да традициягә кереп киткән юбилярлар кичәсе узган.

2024 ел — Гаилә елы. Шуны истә тотып, сугышлылар бәйрәмгә килгән олы яшьтәге юбилялар өчен котлаулар, бәйрәм концерты, биюләр әзерләгән. Бу кичәдә иң олы юбиляр 80 яшьлек Атлас Хоррямов иде, дип яза Сугышлы мәдәният йорты ВКонтакте социаль челтәре

75 яшьлек юбилеен билгеләп үтүче Нәсимә Мусина «Герой Ана» ордены медаленә лаек булган. «Герой Ана» — дәрәҗәле исем гаилә кыйммәтләрен саклаган һәм күп бала тәрбияләгән өчен бирелә. 

Нәсимә Мусина гомере буена колхозда, балалар бакчасында тәрбияче ярдәмчесе булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Тормыш иптәше Шамиль абый белән 57 ел иңне-иңгә куеп матур, үрнәк гаилә булып Сугышлы авылында яши. 6 малай һәм 4 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Аларның бөтенесенә дә югары белем биргәннәр.

Балаларының күбесе — укытучылар. Оста итеп баянда да уйный-җырлыйлар. Татарстанның төрле шәһәрләрендә, авылларында яшәүче балалары һәрвакыт әти-әниләренә кайтып булышып тора.

Авылыбызда шундый үрнәк, тату гаилә яшәгәнгә без бик шат. Бәйрәм кичәсе дә аларның баян моңнары, матур җырлары, биюләре белән үрелеп барды бу көнне.

Фото һәм мәгълүмат Сугышлы авылы Мәдәният йорты ВКонтакте социаль челтәреннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев