Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Шөгердән Гамир Латыпов йорт территориясендә кардан Аҗдаһа сыны ясап куйган

Матурлыкның чиге юк.

Шөгер авылында яшәүче Гамир Габбас улы Латыпов үз йорты территориясендә кардан Аҗдаһа фигурасы ясап куйган.

Гамир абый Латыпов исеме узган ел хәтта республика күләмендә дә танылды. Узган ел «Татмедиа» җәмгыяте «Безнең ишегалдында» конкурсы игълан иткән иде. Башта ул район күләмендә үткәрелде.  23 декабрьдән 9 гыйнварга кадәр район этабы барды. Анда  йорт тирәсен  Яңа елга бизәүчеләр катнашты. Лениногорск районы буенча өч  катнашучы көч сынашты.

Шөгердән  Гамир Габбас улы Латыпов ясаган Куян фигурасы районда беренче урынга чыккан иде.

Быел менә 2024 ел символы - Аҗдаһа фигурасы барлыкка килгән. Гамир абый әйтүенчә, фигура ясау эше быел мәшәкатьлерәк булган. "Фигураны ясап куйган идем, тик көннәр җылытып, кар җебеде, фигура ямьсезләнде. Аннары тагын ясадым . Соңгы көннәрдә кар да шактый булды", - ди Гамир Латыпов.

Аңа 56 яшь. Ул янгын сүндерү бүлекчәсендә эшли. Эштән бушаган вакытларында шушы фигураны ясарга булган.

Ә Аҗдаһаның койрык, баш өлешләрен ясау өчен беркадәр зәркәнче дә булырга кирәктер. Сырлап, нәкъ аҗдаһа төсле китереп чыгарырга кирәк бит. 

- Каткан карны пычкы белән киссәң, шулай килеп чыга. "Утырган" карны кисәргә җиңел, - ди ул.

Яшел төстәге буяуны киптереп, аннары суда җебетеп, сиптергеч белән сиптереп, төс тә кертеп җибәргәч, ел символы әзер булган.

Афәрин, оста куллы Гамир абыйга!

 

фото: https://vk.com/club119225744?w=wall-119225744_4685

 


 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев