Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ТУГАН АВЫЛЫ ДАНЫН ҖЫРГА КҮЧЕРГӘН ФӘРИДӘ

– Мин Татарстан Республикасының Лениногорск районы гүзәл табигате, тырыш, хезмәт сөючән халкы белән билгеле Яңа Иштерәк авылында туып үстем, – дип башлады сүзен Фәридә. Тормыш иптәшем белән улыбыз Данилны тәрбияләп үстерәбез. Ул балалар бакчасына йөри.

 

– Һөнәрегез буенча кем, кайда белем алдыгыз?

– Фәрит Яруллин исемендәге Әлмәт музыка көллиятендә җырчы, артист, укытучы белгечлеге алып чыктым. Академик вокал укытучым Кәримова Гөлназ Әлфис кызы.  Ул шулай ук опера театры солисты, күп кенә конкурслар җиңүчесе. Шундый укытучыда белем алуым белән горурланам һәм аңа бик рәхмәтлемен.

– Сез музыка юнәлешендә эшлисезме?

–Әйе, бүгенге көндә балалар бакчасында мәктәпкәчә яшьтәге балаларга музыкаль белем һәм тәрбия бирү юнәлешендә эшлим. Балалар белән бәйге, чараларда катнашабыз, еш кына төрле бәйрәмнәр оештырабыз. Эшемне яратып башкарам.

– Чыннан да, кечкенә чактан ук белгеч кулы астында шөгыльләнү – авыл балалары өчен зур бәхет инде ул. Ә сездә җырлау сәләте кайчан ачылды?

– Әйе, чөнки музыка, җыр нәни балалар күңелен дәвалау, сәләтләрен үстерү чарасы да бит әле.  Ә җыр-моңга сәләтем әни ягыннан килә, бик  матур  жырлый иде. Шактый еллар авылда мәдәният йорты җитәкчесе булып эшләде.Талантымны ачуда әниемнең хезмәте зур, ул мине сәхнәгә алып чыкты. Беренче чыгышым алты  яшьләр тирәсендә булгандыр. Мәктәптә  укый башлагач, шулай ук төрле бәйгеләрдә катнаша башладым. Мәсәлән, “Татар моңы”, “Татар кызы” һ.б.

–Туганнарыгыз арасында  иҗат белән бәйле кешеләр бармы?

–Туганнарым бик сәләтле, ижади кешеләр: җырчы, биюче, музыкант, рәсем ясаучылар һ.б. Мәсәлән, Гөлсинә Гарифҗан кызы Байкенова – балерина, Казахстан һәм СНГ илләренең  атказанган артисткасы, милли мәдәниятне үстерүдәге казанышлары өчен исеме Гиннесс рекордлар китабына  кертелгән. Гөлсинә Гарифҗан кызы Казахстанда танылган, Азия һәм Европа илләре буйлап гастрольләрдә йөри торган шәхси балет студиясе хуҗасы да әле. Зарипова Альбина Гарифҗан кызы – талантлы  рәссам, Казахстанның ел укытучысы булган шәхес. Карпова Җәмилә – җырчы, “Я помню чудное мгновенье” бөтенрәсәй конкурсы лауреаты, “Ватан” бәйгесе җиңүчесе. Бертуганым Ильдария Морозова – җырчы, тамада, Лениногорск мәдәният йортында сәнгать җитәкчесе булып эшли. Золотова Дина Гарифҗан кызы –  биюче, балет мәктәбендә укып чыкты, бик матур рәсем ясый. Әлеге исемлекне озак дәвам итеп булыр иде.

Якыннарыбыз дөньяның төрле почмакларына сибелеп яшиләр: Сахалин өлкәсендә, Куриль утрауларында, Казахстанда,  Америкада, Казан һәм Әлмәттә. Аралар ерак булса да, аралашып, дус – тату яшибез, туганлык җепләрен өзмибез. Бергә җыелып рус һәм татар телендә “Поющая родня. Җырчы туганнар” дигән  концерт программасы белән  чыгыш ясап йөргән дә булды.

– Яңа Иштерәк турында җыр ничек туды? Шул турыда сөйләп үтсәгез иде.

– Әйе, җыр туган авылым Яңа Иштерәккә багышланган. Авылымның гүзәллеген, бай табигатен, күркәм кешеләрен белеп, күреп үскән бала бит мин. “Эх, үзебезнең Яңа Иштерәк турында жыр язасы иде”! – дип гел хыялланып йөрдем. Күп авыллар турында җырлар  бар бит, ә безнеке – юк. Тәвәккәләп, шигырь язарга утырдым. Ике куплетлы шигырь язылды, ә бит җыр текстының үзенә хас үзенчәлекләре бар. Нишләргә? Башкортстанда яшәп иҗат итүче  шагыйрә Зәлифә Кашапова белән элемтәгә кердем һәм, бергә текстны камилләштереп, көй язарга М. Гайсинга мөрәҗәгать иттем. Баянчы чакыртып, Әлмәттә тавыш яздыру студиясендә җырны яздырдык. Әлбәттә, бу эшләр шактый чыгым таләп итә. Тамчыдан күл җыела дигәндәй, шулай авыл халкы булышлыгы белән яңа җыр туды. Рәхмәт яусын аларга.

– Иҗаттан тыш нинди яраткан шөгыльләрегез бар?

–Авылыбызның аккаунтын алып барам, матур фотолар һәм җырлар, төрле яңалыклар кертеп барам. Халыкка ошый, уңай аңлатмалар калдыралар.

–Буш вакытыгызны ничек уздырасыз?

– Дөресен әйткәндә, иҗат, эш белән вакыт калмый да диярлек. Шулай да, буш вакытымны яраткан гаиләм белән үткәрергә тырышам.

– Бүгенге көндә нинди уй – хыяллар белән яшисез?

– Уй – теләкләрем чынга ашып бара, аллага шөкер. Иҗат итәргә, алга барырга, үсәргә һәм яңа биеклекләр яуларга кирәк. Хыяллар күп, аларны чынга ашыру өчен тырышам инде.

–Фәридә, барлык хыялларыгыз тормышка ашсын. Һәр башланган эшегез уңышлы тәмамлансын.  Яңа җиңүләр, иҗади очрашулар юлдаш булсын.

Язманы тулысы белән https://gongtv.ru/tt/tugan-avyly-danyn-yrga-k-cherg-n-f-rid-2/ сайтыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев