Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Сугышлы авылы үзенең юбилярларын котлады, аларга бәйрәм ясадылар

Сугышлы авылында күптән килә торган традицияне быел да бозмадылар, Иске яңа ел кичәсендә клубка бердәм булып җыелдылар һәм юбилярлар кичәсен уздырдылар.

 

Районыбызда әлеге авылда гына шундый кичә уздырыладыр, мөгаен. Узган елда, ел дәвамында үзләренең түгәрәк даталарын билгеләп узучыларны яңа елга аяк атлагач, клубка чакырып, туганнарын, дусларын, балаларын дәшеп, тантаналы рәвештә котлыйлар.

Быел да шулай булды. Матур, җылы, үзгә бер кичә ул. Юбилеен билгеләп узучыга тагын да күңеленә якындыр бу. Әле кайчан сине шулай барысы бергә җыелып котлыйлар, җылы сүзләр әйтәләр? Елдагыча, мәдәният хезмәткәрләре шушы чараны югары дәрәҗәдә уздырыр өчен күп көч куя.

Быел кичәгә 15 юбиляр җыелды. Иң олысы – 75 яшен билгеләп узучылар булды, алар: Сания Морадыймова, Люция Хәлимова. 70 яшен тутыручылар: Зөлфирә Зарипова, Илгиз Кәлимуллин, Минзилә Халикова, Рәшит Шакируллин. 65 яшьлекләр: Гүзәлия Арсланова, Минзилә Сөләйманова, Шамил Мотыйгуллин.

60 яшен билгеләп узганнар: Роза Гайнетдинова, Зөлфия Хәйруллина, Рәмзия Ганиева. Иң яшьләре – 50 яшен тутыручылар: Флера һәм Рамил Зиннәтуллиннар.

“Кичә берничә өлештән торды, - дип сөйли Сугышлы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Сиринә Галимова. – Юбилярларны котлау. Балалары, якыннары, туганнары чыга котларга. Аннары музыкаль номер бүләк итәбез. Юбилярларыбыз тәмле-татлы күчтәнәчләр дә төяп киләләр әле, бәлешләр салалар. Аннан өстәл артында гына утырып тормыйлар, уеннар үткәрәбез, шунда да актив катнашалар. Юбилярлар кичәсен безнең авылда көтеп алалар, үткәреләчәкме дип алдан сорап куялар. Халыкка кирәк, ошый”, - ди Сиринә ханым.

Юбилярлар кичәсен гармун моңнары белән Ансар Мусатҗанов бизәгән. Әлбәттә, җырлар да яңгыраган.

Иң олысы биредә – Сания Маликовна Морадыймова. Аның белән аралашып утыруы – үзе бер тормыш мәктәбе. Шундый шат күңелле, аралашучан, белемле ханым. Әйтергә генә ансат, 50 елдан артык педагоглык стажы бар бит аның. Сугышлы мәктәбендә математика һәм физика фәннәрен укыткан.  Менә 14 ел ялда. Ләкин аның актив тормыш позициясе алып баруына сокланырлык. 

Ул дини мәҗлесләрдә Коръән укый. Казанда “Мөхәммәдия”дә, “Казан нуры” мәчетендә дини гыйлемнәр үзләштергән, хаҗда булып кайткан. “Сугышлы халык бик хөрмәт итә, рәхмәт яусын. Укучыларым да хәлемне белешеп тора. Менә клубыбыз да актив рәвештә эшләп китте. Кызлар молодцы, кичәләрне уздыра. Без дә читтә калмыйбыз. Узган ел әниләр көне уңаеннан искиткеч кичә уздырдык бергәләп”, - дип сөйли.

Гүзәлия Арсланова – үзе Зәй-Каратай кызы, Сугышлы мәктәбенә 37 ел гомерен багышлаган, гомумән педагог буларак эш стажы 41 ел тәшкил итә (Казанда педагогия институтын тәмамлап, юллама белән эшкә кайткан). Узган ел 65 яшен билгеләп узучы Гүзәлия ханым шулай ук күңеле белән яшь, үзе дә: “Картаерга ашыкмыйм, һәр көнгә куанып яшим. Тормышларыбыз матур, бар нәрсә дә бар. Ил-көннәргә тынычлык кына булсын, егетләр исән-сау кайтсыннар”, - ди.

Язманы тулысы белән "Заман сулышы" газетында җомга, 20 гыйнвар номерында укый аласыз

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X