Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Тәртип булсын өчен зиратларга да хуҗа кирәк

Түбән Чыршылы авылы зиратына соңгы 20 көн эчендә генә дә җиде мәет җирләнде. Бик күп сан бу.

   
Зиратка халык еш җыела. Якынннарының авыр хәсрәтен уртаклашалар, кулдан килгәнчә ярдәм күрсәтәләр. Бу эшне авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина оста оештыра, рәхмәт аңа. Авылыбыз хәзрәте Хәким Әхмәдиев, мәетләрне мөселман кануннарына, тәртибенә таянып, соңгы юлга озата.

Әйе, зират изге урын, мәңгелек йорт – аңа хуҗа кирәк. Югыйсә, тәртип бетәчәк. Түбән Чыршылы авылында дүрт зират бар, аларның һәркайсына хуҗа билгеләнгән.

Ике зиратка мәетләр җирләнә, икесе бик борынгы, изге зиратлар. Элек-электән бабаларыбыз аларны карап, чистартып торган. Буыннан-буынга күчеп, бу эш дәвамлы булган.

Менә инде 76 яшен тутырып килүче Җәмил абый – мәчет яны зиратын карап торучы. “Күптән карап торасынмы? Авырсынмыйсынмы?” - дим.

Тыйнак кеше ул. Елмаеп куйды: «Алты елга якын инде, иркәм. Миңа кадәр авылыбызның хөрмәтле кешесе Рафыйк Вәлиуллин иде. Үсентеләр бик күп басты, бигрәк тә чаган үсентесе. Аның белән нык көрәштек. Тәки җиңдек бит. Өмә, күмәк эш ярдәм итте. Рафыйк абыйга рәхмәт яусын», - ди.

Сүзен дәвам итеп: “Хәзер әнә нарат агачлары гөрләп үсеп утыра. Мин хәзер нарат агачларын үстереп җибәрү өчен тырышам. Җәен-көзен үләнен чабам. Кышын авылдашлар белән артык биек булып үскән, куркыныч тудыручы агачларны кисәбез. Наратлар матур итеп үсә, ямьле булып китте. Зират авыл уртасында бит, үзәктә урнашкан. Авыл йөзе булып тора, ямьле, чиста булсын”, - ди Җәмил абый. Әйе, килешми, мөмкин түгел.

Ә менә минем күршем – Җәдит Кадыров мәчет урамының өске зираты хуҗасы. Ул инде 80не узган. «Исәннәрнең кадерен белегез, үлгәннәрнең каберен белегез!” – ди ул. Мотоблогына утырып, арбасына эш коралларын салып, еш бара ул зиратка. Тәрәзәдән гел күрәм мин аны. Менә бит яшьләргә тәрбия чыганагы да әле бу эш! Аз сүзле, тыйнак, чиста-пөхтә мәчет аксакалы да әле ул Җәдит бабай. Йорт-җире дә искиткеч тәртиптә аның.

"Двор арты" зиратында бик булдыклы Вильданов Алмаз абый хезмәт куйды. Коймалар буялды, будкага мич ясалды, Флера апа Вильданова башлап йөргән зират җирлеген киңәйтү эше дә шул чорда эшләнде. Хәзерге вакытта Фәндәп Ямалов хуҗа булып тора. Искиткеч уңган, бар эшне булдыра ул. Үзе эретеп ябыштыручы да, зиратларга капка ясап куйды ул.

Җәүдәт Галимовны язмый булмый. Ул иң борынгы зиратны карап торды. Биредә каберләрдә ташлары да юк, кем җирләнгәнен дә белеп булмый. Бары наратлар шаулап үсә, алар рәхмәт әйтә. Менә шундый безнең авылның зират хуҗалары, мәчет картлары, тырышлар, уңган-булганнар. Аллаһның олы рәхмәтләре яусын аларга.


Энҗе Шәрифуллина, Түбән Чыршылы

фотолар: авыл җирлегеннән

язма тулысы белән "Заман сулышы" газетында 29 сентябрь санында басылды

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев