Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылының ак халатлы шәфкать ияләре

Түбән Чыршылы авылында медпунктта 40 елга якын стажлы шәфкать ияләре эшли.

 

Авылдагы медпунктта мөдир һәм шәфкать туташы икәү менә озак еллардан бирле эшлиләр, халык сәламәтлеге сагында торалар. Фәридә Сәхапова: “Минем эшчәнлек дәверемдә бу өченче медпункт”, - ди.  1980 елда Түбән Чыршылыдагы медпунктка эшкә килә. Аның медицинада 40 еллык эш стажы бар.  Беренче эш урыны да моннан ерак булмаган.

"Әйтерсең, еллар узгач, вакыт машинасы яңадан монда китереп утыртты. Тик монысы башкалар белән чагыштырырлык түгел. Якты, җылы. Кайнар һәм салкын су агып тора. Икенче медпунктта су соңгы елларда булды, булуын. Ә аңарчы бит ташыдык”, - дип сөйли.

Фәридә ханым эшләү вакытында төрле хәлләр килеп чыга дип, өйдә бәби таптырган вакытларны, шулай ук 1995 елда “Ашыгыч ярдәм” машинасы Кузьминовкадан шәһәргә бәби табарга алып киткән хатынны түбән Чыршылыга китереп, бәби таптырып, аннан соң янәдән “Ашыгыч ярдәм” белән шәһәргә озатуларын сөйләде.

Ярия Хәйретдинова - медпункт мөдире, ул да эшен яратып, чын күңелдән башкара.
-    Медицина өлкәсендә менә 38 ел эшлим. Моңа  кадәр акушер вазифасында идем, бер ел элек мөдир итеп куйдылар. Без ФАП ачылуны түземсезлек белән көттек. Эшкә килгән 1984 елымны хәтерлим, иске медпункт иде, башта утын әзерлибез, үзебез уйлыйбыз: кышны чыгарга җитәрме бу дип. Мичкә утын ягып җылыта идек, җылынмый әле ул. Колонкадан су ташыдык. Хәзер яңа медпункт ачылгач,  бөтенләй башкача – якты, җылы, кайнар һәм салкын су агып тора, яңа җиһазлар кайтты, компьютерлар куйдылар.

Медпунктта авыл кешеләренә генә түгел, читтән ярдәм сорап килсәләр, аларга да медицина ярдәме күрсәтелә һәм тиешле тәртиптә аларга да “карточка” ачыла. Шунлыктан медпунктта карточкалар бик күп.

 

Розалия Мостафина фотосы

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев