Түбән Чыршылы авылы мәдәният йортында “Кызлар – безнең йолдызлар” дигән бәйге-тамаша үтте (+ фотолар)
Түбән Чыршылы авылы мәдәният йортында мәдәни чараларны уздырсалар, тиешле дәрәҗәдә үткәрә беләләр, бар шартына туры китереп.
Менә бу юлы да Әниләр көне уңаеннан “Кызлар – безнең йолдызлар” дигән бәйге-тамаша үтте.
Бу чарада авылның уңган-булган хатын-кызлары ике командага бүленеп, төрле яклап үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр, зирәклектә, тапкырлыкта көч сынаштылар.
Бәйрәмне авыл җирлеге башлыгы Нурия Хәйруллина ачып җибәрде. Ул залда җыелган барлык әниләргә җылы матур теләкләр, бәйгедә катнашучы ханымнарга уңышлар теләде. Шулай ук авылдан МХОда катнашучы ир-егетләрнең әниләренә олы рәхмәт әйтеп, күңелле очрашулар, имин көннәр, сәламәтлек теләде. Залда тамашачы буларак утыручы иң өлкән кеше –Тәслимә апага бәйрәм уңаеннан бүләк тапшырды.
Бәйгедә баскан җирдән ут чыгаручы ханымнар, ике команда булып, сәхнәне тутырып тордылар, аны гөрләттеләр. Командаларның исемнәре дә ни тора: “Күбәләк” һәм “Чәчәкләр”. Алып баручылар: Тәлига Сәйфиева һәм Раилә Әхмәдиева алар өчен биремнәрне дә кайдан уйлап бетергәннәр.
Катнашучы ханымнар белән танышып алыйк: авыл китапханәсендә эшләүче, үз эшенең остасы – Рәйсә Сафина; өлкәннәргә күңел күтәренкелеге, яшьлек дәрте өстәүче, аларның моң-зарларын тыңлап, җыр белән юмалый белүче, үзе баш-аягы белән сәнгатькә гашыйк – Гөлгенә Габдрахманова; үзенең җитезлеге, чаялыгы белән теләсә нинди киртәләрне җиңел үтә белүче Резедә Ситдикова; һәр баланың күңел дөньясын аңлап, йөрәгенә ачкыч таба белүче, якын дусты, тормышка беренче адымнарын ясарга ярдәм итүче тәрбияче – Гөлнур Кәримова; күп еллар мәдәният-агарту эшендә алдынгы урын алып торучы, оста артист – Расиха Зиангирова; үзе шундый сөйкемле, шат йөзле, үтә дә сабыр,тырыш укытучы – Алсу Муллагалиева; озак еллардан бирле ихата тутырып кош-корт үрчетүче уңган хуҗабикә – Римма Хәсәнова; нәфис сүз остасы, бик күп башка эшләрне белүче, ярдәмчел –Гөлия Шәрипова; балаларның яраткан тәрбиячесе, бакча мөдиренең уң кулы, сабыр холыклы – Талия Сәгъдиева; үз эшенә бирелгән, балаларда сәләтне күреп, аны камилләштергән, төрле олимпиада һәм чараларда катнашып, алдынгы урыннар алучы физкультура укытучысы – Әнисә Багаутдинова; уңган аш-су остасы, күп сөйләшми торган, каенанасын соңгы сулышына кадәр үз әнисе кебек тәрбияләүче Миләүшә Кәримова; һәрвакыт төгәл, тапшырылган эшне җиренә җиткереп башкаручы, тыйнак-ипле – Рәмзия Фазлирахманова; инсафлы, мәрхәмәтле, юмарт, авыл урамнарында иң күп йөрүче почта хезмәткәре – Зөлфирә Камалтдинова; бар эшне оста башкаручы, сәнгатькә гашыйк оста биюче, җырчы Раушания Гарифуллина.
Бу чарага килгән тамашачы “Сөлге чигү”, “Чабата” биюләрен күреп, халкыбыз җәүһәрләрененең бизәкләрен, яшәешен тоемлагандыр. Ике команда кызлары да бик матур итеп биеделәр.
Шунысын да әйтергә кирәк: “Чабата” биюенә алъяпкычларны, күлмәкләрне Резеда, Раилә, Рәйсә ханымнар теккәннәр. Ә Раилә ханым ике команда хатын-кызларына күз явын алырлык калфаклар эшләп биргән.
«Сәхнәгә куелган күренешләр тормыштагы мөһим мәсьәләләрне яктыртты. “Күбәләк” төркеме олыгайган әни белән яшәү, аны хөрмәтләүне күрсәтсә, “Чәчәкләр” төркеме кызлары әниләрнең тормыштагы урыны, күп һөнәрле булуын күрсәтте», - ди Раилә Әхмәдиева.
Язманы тулысынча «Заман сулышы» газетында, 29 ноябрь санында укый аласыз.
фотолар: авыл җирлегеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең Телеграм-каналга кушылыгыз: https://t.me/zamansulyshy
Нет комментариев