Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Түбән Чыршылы авылында гаилә парлары спортта һәм интеллектта көч сынашты (+фотолар)

15 ноябрь көнне Түбән Чыршылы мәдәният йортында күңелле очрашу булды.

Әлеге спорт белән интеллект юнәлешен берләштергән чарада гаилә парлары очрашты. Башта  командаларга берләшкән төркемнәр "Могҗизалар кыры" уенында көч сынаштылар. Китапханәче Рәисә Гасим кызы Сафина уенның сорауларын да хәрби тема буенча сайлаган.

Егетләр оста итеп уендагы сүзләрнең хәрефләрен ачыклап, сүзләрне китереп чыгардылар. Финалда җиңүче булып Каримов Илдус чыкты. Ә инде иң күп очко җыючы - Закиров Рәмзис булды. Афәрин,егетләр!

Чараның икенче өлешендә өч төркемгә бүленеп физик яктан көчне сынау булды. Мәктәпнең физкультура укытучысы Әнисә Багаутдинова командаларга бер- бер артлы биремнәрне биреп, әле йөгертте, әле җитезлекне, игътибарлылыкны сынады.

Чараның йомгаклау өлеше чәй табыны белән тәмамланды. Интеллектуаль спорт чарасы барысына да ошады. Оештыручыларга, парлап килгән гаиләләргә чын күңелдән рәхмәт, дип хәбәр итәләр Түбән Чыршылы мәдәният йортыннан.

 

фотолар: авыл клубыннан

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев