Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлы мәктәбен тәмамлап киткән студентлар очрашуга кайтты

Студентларның очрашу кичәсенә 2019, 2020, 2021 нче чыгарылыш укучылары килгән иде.

Бүгенге көндә 4 укучыбыз Әлмәт һөнәри колледжында укуларын дәвам итә, дип хәбәр итәләр мәктәптән. Данис Гатауллин, Айдар Хафизов, Рамазан Ялалтдинов өчесе бер группада, икенче ел эретеп ябыштыручы һөнәрен үзләштерәләр.

Данил Галиев автомеханик булырга укый. 2020 елда мәктәпне тәмамлаган Ләйсән Хисамова Шенталы медицина колледжында шәфкать туташы булырга әзерләнә. Аның классташы – Эльмира Хисамова Лениногорск музыка –рәсем сәнгате педагогика колледжында дизайнер булырга укый.

2021 елгы чыгарылыш укучысы Чулпан Нуруллина Әлмәттә бухгалтерлык белгечлегенә укый.

Сыйныфташы – Фларид Садриев Сарман аграр колледжында автомеханик белгечлеге алып чыгачак.

2019 елгы чыгарылыш укучысы – Айзат Мугинов Казанда югары уку йортында инженер-технолог булырга әзерләнә.

Очрашу бик җылы, күңелле үтте. Укучылар студентларга бер-бер артлы сораулар яудырдылар, ә студентлар аларга үзләренең киңәшләрен әйттеләр.

Һәр студент үзе укыган уку йортының мөмкинлекләрен сөйләде. Студентлар тормышының кызыклы вакыйгалары белән уртаклашты.

Соңыннан барысы бергә волейбол уйнадылар.

Фотолар: мәктәптән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: студентлар урмышлы мәктәбе студентлар кичәсе