Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлыда уңган-булганнар: чигәләр, бәйлиләр, хәтта үзләре чаңгы да ясый

Күптән түгел булып узган авыл җыенында мәдәният йортында оештырылган күргәзмәдә Урмышлы халкының уңган-булганлыгы күренде.

2022 ел Россиядә Халык сәнгате һәм материаль булмаган мәдәни мирасны саклау елы дип игълан ителде.

Ә халык сәнгать-мәдәният өлкәсендә бик бай. Җәвидә Алтынбаеваның, Гаҗилә Фәрзиеваның кул эшләре сокланырлык. Алар бәйләгән башмаклар, япмалар, чиккән картиналар – барысы да күз явын алырлык.

Килен сөлгеләренә исең китәрлек! Күргәзмә өстәле бик бай, мул итеп ясалган иде.

Ә Суфиян Шәйхетдинов турында аерым әйтеп үтәсе килә. Ул – агач остасы. Күргәзмәгә аның эшләренең бер өлеше генә куелган. Агачтан зур сәгать, мәчет макеты, үзе ясаган чаңгыга кадәр бар. 1987 елда ясаган чаңгы Суфиян абыйга хезмәт итә. Ул олы яшьтә булуына карамастан, хәзер дә чаңгыда йөреп кайта икән. Тальян гармунда да сыздыра, озак еллар клуб сәхнәсе түрендә була.

Тулырак "Заман сулышы" газетында

Ландыш Локманова фотолары

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Урмышлы Халык сәнгате уңган халык