Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Урмышлыдан Сөмбел Хәбибуллина - Бөтенроссия "Ак калфак" бәйгесендә икенче урын яулады

Бөтендөнья татар конгрессының V Бөтенроссия «Ак калфак» укучы кызлар бәйгесенең III туры узды. Җиңүчеләр арасында Урмышлы авылыннан Сөмбел Хәбибуллина бар.

Моңарчы Сөмбел "Ак калфак" укучы кызлар бәйгесенең финал өлешенә узган иде. Финал Казан шәһәрендә 2-3 март көннәрендә үтте.  Татарстанның төрле районнарыннан, шулай ук Пенза һәм Киров өлкәләреннән, Удмуртия Республикасыннан килгән катнашучылар: 9-11 сыйныфларда һәм көллиятләрнең 1-2 курсларында белем алучы кызлар төп бәйгедә үз көчләрен сынап карадылар.

Урмышлы мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы Сөмбел Хәбибуллина икенче дәрәҗә лауреат дипломына лаек булды.
 Бәйгенең беренче көнендә  кызлар жюри әгъзаларын үзләре белән таныштырдылар һәм туган яклары, традицияләре, гаилә шәҗәрәләре хакында презентация тәкъдим иттеләр.

Икенче көнне исә  катнашучылар өчен каз пешерү һәм токмач кисү буенча остаханәләр эшләде.

Кызлардан зирәклек, зәвык, тырышлык, әдәп һәм үз халкыңның, үз гаиләңнең тарихын белүне таләп иткән бәйге җиңелләрдән булмагандыр, әмма безнең Сөмбел Хәбибуллина сынатмады. Афәрин, котлыйбыз, горурланабыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: урмышлы кызы Урмышлыдан Сөмбел Хәбибуллина - Бөтенроссия "Ак калфак" бәйгесендә икенче урын яулады