Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратай авылында республика гранты хисабына матур һәм заманча балалар мәйданчыгы барлыкка килде

Быел Зәй-Каратай авылы 2022 ел нәтиҗәләре буенча Татарстандагы авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика конкурсында җиңү яулады.

Республикабызда җирлекләрнең үсешенә, халыкның тормыш-көнкүрешен яхшыртуга ярдәм итүче күптөрле программалар эшли һәм бәйгеләр үткәрелеп тора. Шундыйларның берсе – авыл җирлекләренә грантлар бирү буенча республика бәйгесе.

Зәй-Каратай авыл җирлеге грант акчасы хисабына авыл үзәгендә балалар мәйданчыгы төзеп куйган. Балалар мәйданчыгы дип бер яклы гына карарга кирәкмидер. “Мәйданчыкка кече яшьтәгеләр уйнарга килсә, олылар бик рәхәтләнеп мондагы тренажерлардан файдалана”, - ди авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова.

Мәйданчык авылның үзәгендә, элеккеге балалар бакчасы янында урнашкан. Ә ул җирне башта өмә ясап, бөтен авыл халкы белән бергә чистартканнар.

Мәйданчык эчендә эскәмияләр, чүп салыр өчен савытлар, ике “горка”, карусель, атынгычлар – качельләр куелган. Шулай ук яшүсмерләр өчен “швед стенкасы”, монда көчне сынау өчен төрле күнегүләр ясарга мөмкин. Мәйданчыкта тагын сәламәтлек өчен кирәкле булган тренажерлар куелган.

Авыл башлыгы Миләүшә Идиятова әйтүенчә, боларында исә шөгыльләнергә олырак яшьтәге апалар да килә икән. “Бик яраттылар, буыннар өчен дә әйбәт икән бу тренажерлар, диештеләр апалар”, - ди Миләүшә ханым.

Күптән түгел авыл советы көче белән авылның активистлары катнашында мәйданчык территориясенә агачлар һәм куаклыклар утыртылган. Төрле агачлар, араларында безнең яклар өчен сирәк булган туя агачы да бар. Алар җирне яратып, матур гына үсеп китсеннәр, яшеллекне күбәйтсеннәр. Мәйданчык территориясендә исә чыршы агачлары алданрак утыртылган булган, алар инде үсеп утыралар.

“Мәйданчыкта киләсе елда эшлисе эшләр калды. Алгы ягын яптырырга кирәк. Шулай ук чәчәк клумбалары ясарбыз дип торабыз. Бу урынны авылның ял итү урыны итеп күрәсебез килә. Оныклары белән әбиләр яки бабайлар, шулай ук балаларын җитәкләп, гаиләләр килеп, эш мәшәкатьләреннән арынып, матурлыкка сокланып, аралашу, күрешү урыны да булып торыр”, - ди Миләүшә Исхаковна.

фотолар: авыл җирлегеннән

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев