Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратайдан язалар: Картаямы ни соң йөрәк?

Кояшлы, җылы 1октябрь көнне Зәй-Каратай мәдәният йортына өлкәннәребез килде, ул көнне алар хөрмәтенә «Картаямы ни соң йөрәк?!» дигән концерт булды.

 Бу чараны авылдашлар җылы алкышлар белән каршы алды. Концертны Ягъфәр Нәҗипов, туган нигезне, әти-әниле балачакны, яшьлеген сагынып, «Яшьлек…» шигыре белән ачып жибәрде.

«Рәйхан» фольклор вокаль ансабле «Картаямы ни соң йөрәк?!» җыры белән дәвам итте. Рөстәм Идиятов житәкчелегендәге бу вокаль ансамбльдә сәхнә ветераннары, һәръяклап килгән искиткеч авыл хатын-кызлары. Алар олы яшьтә дип әйтергә кем батырчылык итәр икән? Картаюны белми торган хатын-кызларыбызның җырларын тамашачы шатланып карады һәм тыңлады.

Олыларны хөрмәтләп, Зәй-Каратай авыл җирлеге башлыгы Миләүшә Идиятова жылы котлап, бүләкләп үтте, ветеран-укытучыларны һәм тәрбиячеләрне дә котлады. Сәхнә ветераннарыбыз Тәслимә Шәрипова, Ягъфәр Нәҗипов өздереп, моңлы жырларны җырлап, тамашачы күңеленә үтеп керделәр, яшь артистларыбыз: Галина Әхмәтҗанова, Дилә Идиятуллина, Регина Бултырбаева, Ясминә Вәлиева, Ләйсән Исхакова яшьлек хисләре белән күңелле җырларын бүләк иттеләр. Гөлсинә Мөхәммәдиева өлкән буын өчен үзе ижат иткән шигырьләрен укыды.

Рөстәм Идиятов күңел кылларын тирбәтеп, йөрәкләрне телгәләп, гармун төймәләренә ничек белеп баса торгандыр.

Сәнгать житәкчесе Галия Насыйбуллина ярдәмчесе Изилә Хакова белән «Рәйхан» фольклор вокаль ансамбле кызларына hәм шулай ук башка артистларыбызга үз куллары белән калфаклар, татар халык күлмәкләре, татар орнаментлары төшереп алъяпкычлар тектеләр. Әлеге костюмнарны киеп ясаган чыгышлар концертның бер яме булып торды.

Үземә килгәндә, алып баручы буларак, яшьлегем артта калган саен, яшьлегемне сагынып, һәрбер сүзне хис белән житкерергә тырыштым.


Гүзәлия Фәхретдинова, китапханәче

фотолар: китапханәдән

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев