Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зеленая Роща әбиләре оныкларына китап укып, китапка кызыксыну уята

Зеленая Роща авылы китапханәсендә Балалар китабы атналыгы узды.

 

Китапханә язганча, атналык барышында төрле чаралар уздырганнар. Әлеге атналыкны йомгаклап, "Рябинушка" клубына йөрүче апалар кич утыруга җыелган. 

Китапханәче Әлфия Хафизова әйтүенчә, әлеге клуб вәкилләре иң актив китап укучылар. Бу көнне алар балаларына сөйләгән әкиятләрне искә төшерделәр. Кайчандыр балаларга сөйләгән булсалар, бүген оныкларына китап укыйлар.

Рәсимә Хөсәеновна оныкларына гына түгел, инде оныкчыкларына да китап укый икән.

Китапханәдә "Рябинушка" клубы 2008 елдан бирле эшли. Клуб элеккеге китапханә мөдире Гөлсем Мингазова тарафыннан оештырылган булган. Клубта кайберәүләр 10 елдан артык йөри, шулай ук яңа килеп кушылганнар да бар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев