Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

Зәй-Каратай мәктәбе укучылары хәл белешә

Хәрби- патриотик айлык кысаларында

Зәй-Каратай мәктәбенең 5нче сыйныф укучылары укытучы Резидә Камалетдинова белән педагог- ветеран Халидә Әхмәтшиналарга бардылар, дип хәбәр итә мәктәп сайты.

Аның улы Мөхтәр Камил улы Әхмәтшин Әфганстанда хезмәт итеп кайтып, гаилә корып, 2 бала үстерделәр. Мөхтәр абый узган елда, авырып, дөнья куйды. Бүгенге көндә Халидә апа ялгыз яши, килене Айсылу, оныклары кайтып йөри. Халидә апа укучыларны шатланып каршы алган,бергәләп сөйләшеп утырганнар. Укучылар аңа үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иткәннәр.

Шулай ук 8-9 сыйныф укучылары сыйныф җитәкчеләре белән  Әфганстан җирендә үзләренең хәрби бурычларын үтәгән солдатларның әти - әниләре янына барып, үз куллары белән ясаган открыткалар бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев