Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Балык, кап...

Бүген иртәнге таңның матур, кояшлы булуын күреп, кичкә кадәр шундый тынлык булса ярар иде, дип урамга чыктым. Күрше малай-кызларын күреп, Түбән Чыршылы авыл Сабантуенда ишеткән белдерүне тизрәк исләренә төшерәсем килде. 12 июнь- бәйрәм көне, кич авыл уртасындагы күлдә балыкчылар ярышы була бит. Без, кармак, чиләкләрне күтәреп килгәндә, яр буе балалар,әти-әниләр...

Бүген иртәнге таңның матур, кояшлы булуын күреп, кичкә кадәр шундый тынлык булса ярар иде, дип урамга чыктым. Күрше малай-кызларын күреп, Түбән Чыршылы авыл Сабантуенда ишеткән белдерүне тизрәк исләренә төшерәсем килде. 12 июнь- бәйрәм көне, кич авыл уртасындагы күлдә балыкчылар ярышы була бит.



Без, кармак, чиләкләрне күтәреп килгәндә, яр буе балалар,әти-әниләр белән тулган иде. Бар да үзенә яхшырак урынны алып калырга тырыша. Кем гаиләсе белән, кем бер үзе, кем команда җыеп килгән. Табигатьнең үз дәресе, тирә-ягында кырыклап кеше утырса да күл буе тып-тын.
Ярышны оештыручы авыл башлыгы Нурия апа Хәйруллина блокнотына ашыга-ашыга балыкчылар исемлеген яза. Баш хөкемдарлар - авылның иң оста балыкчылары, пенсиядә булуларына карамастан, Равил абый Ганиев, Роза апа Гыймадиева ярышның тәртибен аңлаталар. Авылыбызның китапханәчесе Рәмзия апа Фазлырахманова камерага яздырып, фотога төшереп тора.
Менә саналган вакыт тиз үтеп китте, нәтиҗә ясау башланды.
Балыкларны берәм -берәм санап кире күлгә җибәрдек.
I урынга ике кеше - Фидаил Хәсәншин һәм Әлмәт шәһәреннән кунак егете Азамат Тимеркәев, II урынга - Регина Әхмәдиева, III урынга - Илшат Галимов чыкты.
Барлык катнашучыларга да, карап торучы балаларга да җирле үзидарә Советы һәм авылдашыбыз Флера апа Әхмәдиева тарафыннан бүләкләр өләшенде. Кайтыр юлга чыкканда, өлкән абыйларыбыз, безнең өчен дә шундый ярыш оештырылса, күңелле булыр иде, дип калдылар. Булыр ярышлар, тик Аллаһы Тәгалә корылык кына бирмәсен, суларыбызны бетермәсен. Без дә һәрберебез табигатьне саклауга үзебездән өлеш кертсәк иде. Теләсә кая чүп-чар ташламыйк, булганнарыннан арындырыйк, тирә-ягыбызны чиста тотыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: балык