Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Безнең лагерь

Сарабикол мәктәбендә җәйге лагерь эшли. Анда 10 укучы ял итә. Лагерь начальнигы Фәния Ихсанова, тәрбияче Фәния Әскәрова, пешекчеләр Гөлназ Гарифуллина һәм Гөлия Биктимирова балаларның яллары күңелле үтсен өчен тырышып эшлиләр. Фәния апалары төрле кызыклы чаралар уздырсалар, Гөлназ һәм Гөлия апалары аларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүлмәне чиста итеп тоталар. Лагерьда...

Сарабикол мәктәбендә җәйге лагерь эшли. Анда 10 укучы ял итә. Лагерь начальнигы Фәния Ихсанова, тәрбияче Фәния Әскәрова, пешекчеләр Гөлназ Гарифуллина һәм Гөлия Биктимирова балаларның яллары күңелле үтсен өчен тырышып эшлиләр. Фәния апалары төрле кызыклы чаралар уздырсалар, Гөлназ һәм Гөлия апалары аларны тәмле ашлар белән сыйлыйлар, бүлмәне чиста итеп тоталар.
Лагерьда Россия көне уңаеннан да эчтәлекле әңгәмәләр ("Россиянең дәүләт символлары", "Минем кечкенә Ватаным-Сарабикол", "Россиядә халыклар дуслыгы", "Туган җирем"), рәсем, җыр, шигырь уку конкурслары уздырылды. Аның барышында авыл һәм мәктәп китапханәләренә кердек, китапханәчеләрнең кызыклы чыгышларын тыңладык. Мәктәп музеенда булып, авылдашларның тормышы, эшләре турында яңалыклар белдек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл