Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Кыш бабай килде безгә

Кыш бабай килде безгә, Килде Кар кызы белән. Иң зур, матур бүләкне, Миңа бирдең син, беләм! Лиана ГАЯЗОВА, Шөгер мәктәбенең IV "А" сыйныфы Беренче кар Икенче дәрес беткәч, тәрәзәгә карасам, анда беренче кар ява. Без дусларым белән урамга уйнарга чыктык. Өйгә кайткач, күрше малае Ленар белән Кар бабай ясадык. Кар...

Кыш бабай килде безгә,
Килде Кар кызы белән.
Иң зур, матур бүләкне,
Миңа бирдең син, беләм!
Лиана ГАЯЗОВА, Шөгер мәктәбенең IV "А" сыйныфы
Беренче кар
Икенче дәрес беткәч, тәрәзәгә карасам, анда беренче кар ява. Без дусларым белән урамга уйнарга чыктык. Өйгә кайткач, күрше малае Ленар белән Кар бабай ясадык. Кар тавы ясарга идек тә, килеп чыкмады, кар җитмәде. Аннары әнием эштән кайтты да, мин өйгә кереп киттем.
Ләйсән ЗЫЯТДИНОВА, Шөгер мәктәбенең III "Б" сыйныф укучысы
Кыш бабай бүләк җыя
Ак карга, томанга төренеп,
Декабрь килеп җитте.
Кыш бабайның хәтеренә
Бәйрәм җитәсе төште.
- Бәракалла, җиһанга
Декабрь килгәнмени?
Саубуллашып китәргә,
Вакыт та җиткәнмени?
Кыш бабай чакыртып алган
Кар кызын үз янына.
"Бүләкләр җыярга булыш,
Кызым, зур капчыгыма".
Кыш бабай һәм Кар кызы
Җыялар ди, бүләкләр.
Без дә кушылыйк аларга
Телик матур теләкләр.
Фидан АБДУЛЛИН, Урмышлы мәктәбенең VI сыйныф укучысы
Гомергә шулай булган
Булган бер хәл турында
Белмәсәгез белегез.
Сөйлим хәзер шул хакта,
Ишетегез, күрегез.
Вакыйгабыз башланыр шулай,
Сөйләрбез бик уңай:
Беркөнне шулай
Урамга чыккан бер малай.
Тирә-якка күз салса,
Кар ява урамда.
Ак карлар нур сибә
Тирә-як дөньяга.
Өенә чабып керә,
Күзенә шатлык тулган.
Сөйли ди, әнисенә:
"Кичә чыктым, көз иде,
Бүген чыктым кыш булган!"
Әнисе көлеп куйган:
"Тыңла әле син, улым,
Гомергә шулай булган.
Җәйләр киткән, көз килгән
Көз китүгә кыш булган"
Әдилә МОСТАФИНА, Урмышлы мәктәбенең V сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь

2
X