Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Лениногорск укучылары шигырьләре

Кыш бабай килә Ак сакаллы бабайны Бөтен балалар белә. Тиздән күбәләк кар явар, Тиздән кыш бабай килә. Кемнең ничек укыганын Хәтта Кар кызы белә. Тырышырга, тырмашырга Тиздән Кыш бабай килә! Раилә ХАЛИКОВА, Шөгер мәктәбе Кыш йокысы Буран кырларны Бөрә ак карга. Ул бишек җыры Көйли аларга. Уҗымнар калын Юрган астында....

Кыш бабай килә
Ак сакаллы бабайны
Бөтен балалар белә.
Тиздән күбәләк кар явар,
Тиздән кыш бабай килә.
Кемнең ничек укыганын
Хәтта Кар кызы белә.
Тырышырга, тырмашырга
Тиздән Кыш бабай килә!
Раилә ХАЛИКОВА,
Шөгер мәктәбе
Кыш йокысы
Буран кырларны
Бөрә ак карга.
Ул бишек җыры
Көйли аларга.
Уҗымнар калын
Юрган астында.
Тирән йокыга
Талды барсы да.
Уяныр алар
Кышкы йокыдан.
Яз килеп, кырлар
Ачылгач кардан.
Илзирә АЛИШЕВА,
11 нче гимназия
Яңа елга теләкләр
Килче, Яңа ел!
Шатлык белән кил.
Каршылый сине
Бүген Туган ил!
Бәхет китер син
Бөтенебезгә.
Яңгырасын җырлар
Шат илебездә!
Нияз ГӘРӘЕВ,
11 нче гимназия
Мин ни өчен бәхетле?
Җиргә кеше яшәү өчен килә,
Әти-әни балкый бәхеттән.
Нәни кеше туа бу дөньяга,
Бик зур байлык ята бишектә.
Мин бәхетле җирдә яшәвемә,
Һәр көн шатлык белән уянам.
Туган илем күге тыныч, матур,
Шуңа күрә мин дә куанам.
Нияз ГӘРӘЕВ,
11 нче гимназия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырь