Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"КЫҢГЫРАУ" СӘХИФӘСЕ

Зыялы әфәнделәр

Казанга күчеп килеп, фатирымны яшәрлек хәлгә китерә-китерө хәлдән тайгач, чирек гасыр элек белем алган башкаланы тамаша кылып кайтмак булдым. Төрле транспортка да утыргалап китәм, ерак кына араларны тәпиләп тә үтәм... Караңгы төшеп беткәч, инде кайтсам да ярар, дип, бер тукталышка барып бастым. Басуым булды, гаҗәп кәттә киенгән, галстук урынына күбәләк...

Казанга күчеп килеп, фатирымны яшәрлек хәлгә китерә-китерө хәлдән тайгач, чирек гасыр элек белем алган башкаланы тамаша кылып кайтмак булдым. Төрле транспортка да утыргалап китәм, ерак кына араларны тәпиләп тә үтәм... Караңгы төшеп беткәч, инде кайтсам да ярар, дип, бер тукталышка барып бастым. Басуым булды, гаҗәп кәттә киенгән, галстук урынына күбәләк таккан, чыраен каплап бетерә язган кара күзлекле, икенде күләгәседәй озын да, төз дә гәүдәле бер ирнең барган җиреннән тукталып калуы, мине кочаклап алуы һәм дә аркамнан сөя-сөя яңакларымны үбә башлавы булды!.. Әйе-әйе, нәкъ менә очрашкан ил башлыклары сыман кыланды бу... Шул арада:


- Нинди җилләр ташлады үзеңне Казанга, Фидаил әфәнде?! Таныйсыңмы мине? дияргә дә өлгерде. Менә галәмәт: исемемне дә белә, үзем яшәгән районда үземә бер дә эндәшелмәгән «әфәнде» сүзен дә тага... Ир кешенең ир кешене чуп-чуп үбүен карап торучылар юкмы икән, дип, кыенсынып та куйдым хәтта - җәлт кенә як-ягыма да каранып алдым.
- Йә, таныдыңмы мине? - дип, соравын кабатлый теге.
- Ничек таныйм инде, - мәйтәм, - күзлегеңне сал, ичмасам...
Салды да, күкрәген киереп һәм сынаулы елмаеп, карашыма текәлде.
Таныдым бит тегене, әй! Танып алгач, шаккатудан кычкырып җибәрүемне сизми дә калдым:
- Идик!
-Чү-чү, Фидаил әфәнде, Идик булганымны үзем дә оныттым инде мин. Эдуард, диген... юк-юк, алай гына да түгел, Эдуард әфәнде дип сөйләш. Без бит синең белән культура институтын тәмамлаган культуралы, ягъни зыялы әфәнделәр! Интеллеигентлар!
- Биш ел буе күнеккәнчә әйтүем инде...
Казанга бөтенләй күчеп килүемне дә аңлап алгач, теге сүзләрен тагын да куәтләбрәк куйды:
- Тим бүле! Менә хәзер без икебез дә башкала кешеләре, Фидаил әфәнде! Мин инде, мәсәлән, атказанган мәдәният хезмәткәре, танылган җырчы хәзер. Син дә, ишетүемчә, үз районыңда үзешчәннәр театрында режиссер икәнсең. Шулай булгач, зыялыларча яшәргә тиешбез.
Шуннан соң Идик... ә-ә, әйе, Эдуард әфәнде кесәсеннән матур бизәкле сигарет кабы тартып чыгарды.
- Бер-беребезне тану, хөрмәтләү хакына затлы сигарет кабызып җибәрик әле бер! - Һәм ул, кулына учлап тоткан капның капкачын баш бармагы белән этәрә-этәрә ачып, миңа сузды. Кабының буш икәнен минем белән бер үк мизгелдә үзе дә күреп алгач:
- Карале, хурга кала яздым бит, ә! - дип, бушаган капны әле моңа кадәр бер генә көнбагыш кабыгы да яки сыңар шырпы да күренмәгән аяк астына йомарлап ташлап, иңенә аскан затлы сумкасыннан яңасын - башланмаганын тартып чыгарды. Капның алтынсу «билдәмәсен» кубарып алгач һәм дә баш-башындагы үтә күренмәле тышчаларын салдыргач, акциз маркасын кубаргач, кап эчендәге каплавыч кәгазьләрен дә ертып алгач, биш-алты чүпне берьюлы әлеге дә баягы матур орнамент белән бизәлгән, багана башындагы утлар яктысында чип-чиста булып ялтырап яткан фигуралы плиткалар өстенә сипте. Шундук, нәрсәдер исенә төшкәндәй, сумкасына кулын кабат тыкты:
- Вәйт, идрит-күдрит, фатирыма чүп-чар төяп кайтам икән, ләбаса! - ди-ди үз-үзен сүгеп алгач, сүзен дәвам итте. - Сәхнәгә керер алдыннан кәгазь салфеткалар белән туфлиләремә ияргән ләпекне сөрткән идем б-бит-т мин!
Аннары, шул пычрак салфеткаларны, чистасы белән төреп, сумкама салган идем. Онытканмын бит, яптырмалазай, чыгу белән үк ташларга!
Шуларны каезлап чыгаргач, җирәнгән чырай белән кара күзлекләре аша текәлеп алды да, селтәнеп, аяк астына томырды. Кәгазьләр исә, бер-берсеннән аерылыл китеп, төрлесе-төрле якка таралды. Шулай итеп, аяк астындагы плиткаларның шактыен каплап өлгергән өр-яңа чүплек барлыкка килә башлады. Ул арада зыялы сабакташым Эдуард әфәнде кабат сукрана башлады:
- Һый-й-й!.. Сәхнә артында тамак ялгап алган идем бит әле мин, тавык ботлары кимереп. Шуларның сөякләре дә сумкамда кайта икән.
Баягы шикелле салфеткаларга төрелгән тагын бер төргәкне аска бәргәч һәм аның эченнән башлары чәйнәп кимерелгән сөякләр як-якка чәчрәп киткәч, барысының да өстенә төбәп лач итеп төкергән зыялы сабакташым, үзенең тәмам чистарынып-сафланып һәм дә тынычланып калуын тойган халәттә болай диде:
- Шулай, Фидаил әфәндем... Зыялы аристократ булып яшәү өчен, үзеңне һәрвакыт идеаль тәртиптә китереп яшәргә кирәк! Сәнгать белән милләтебездә сафлык, гаделлек, үзара хөрмәт тәрбияләүчеләр икәнебезне дә онытмыйк!
Аннары, тамашачылар алдында баш игән сыман, кулын күкрәгенә куеп, ике мәртәбә бөгелгәндәй итте дә:
- Мин инде кайтып җитә язган идем. Әнә теге йортта яшим мин, - дип, визиткасын күкрәк кесәмә тыккач, борынын күтәреп, эре һәм затлы кыяфәтенә кереп, балакларын җилфердәтә-җилфердәтә, мәһабәт сурәттә китеп тә барды. Китә-китешкә тагын ике-өч сүз өстәде:
- Шалтыраткала. Зыялыларның киңәшеп яшәве файдалы.
Ул арада артымдагы ике түтәйнең чөкердәшкәне ишетелде:
- Карале, Маһирә, бу көнбагыш кабыкларын ни-нөрсәмә дип кесәгә җыеп тордык соң әле без, ә?!
- Үзем дә шуны уйлап торадырыем... Әйдәле, без дә зыялы кешеләр кебек яшик! - диешеп, Идик чәчеп киткән бихисап чүпләр өстенә берничә кушучлык көнбагыш кабыкларын сиптеләр. Чып-чын чүплек барлыкка килде башкалабыз Казанның иң көяз урамында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чњп