Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Гүзәл Вәлиуллова - Лениногорск шәһәренең ихтирамын казанган мәдәният хезмәткәре

Гүзәл Исхак кызы Вәлиуллова - үзе эшләгән 12 нче лицейда гына түгел, шәһәребезнең мәдәният-сәнгать тормышында да, талантлы җырчы һәм музыкант, өлкәннәрнең һәм балаларның ихтирамын казанган мәдәнит хезмәткәре аерым бер урын алып тора.

Кайчан гына карама – аның тирәсендә һәрвакыт балалар булыр, дәресләрдән бушаган минутларда, тәнәфес вакытларында да укучылары янында бөтерелә: кемнеңдер алда торган зур  шәһәр бәйгесенә репетиция ясыйсы бар, кемдер лицейда узачак бәйрәмдәге чыгышына әзерләнә.

Укучылары Гүзәл Исхаковнаның игътибарыннан бернәрсәнең дә читтә калмавын  белеп, балаларча ихласлык белән ышанып аралашалар. Шуңа күрә, тормышларын җыр – музыка сәнгате белән бәйләгән, Лениногорскида гына түгел, бөтен Татарстан, хәтта ил буенча исемнәре таралган укучылары булу гаҗәп тә түгел.

Шәһәребез бәйрәмнәрен тагы да ямьләндерә төшеп, Мәскәү, Казаннан кайтып төшкән, яисә Лениногорск предприятияләрендә уңышлы эшләүләре өстенә җыр- музыка сәнгатен дә читкә куймыйча үз чыгышлары белән сөендергән  Даниил Иванов, Ани Вартанян, Румия Мортазина,Регина Мөхәмәдханова, Альбина Заһретдинова һәм тагын бик күпләр,  сәнгатькә беренче адымнарын Гүзәл Вәлиуллова җитәкчелегендә атлаган кешеләр.

Гүзәл Вәлиуллованы без тагын шәһәр һәм республикага даны яңгыраган “Сөембикә” вокаль  ансамбленең оештыручысы һәм җитәкчесе буларак та беләбез. Талантлы җырчы хатын-кызларыбызны берләштергән бу төркем  тамашачысы күңелендә урын алып, дистә еллардан артык  сөендереп иҗат итә.

Гүзәл Вәлиуллованың эше әле болай гына чикләнми, ул армый-талмый җирле талант ияләрен – шагыйрь, композиторларын берләштерү, аларның  иҗат җимешләрен, үзләрен халыкка таныту буенча эшли. Шәһәр һәм районыбызда яшәп иҗат итүчеләрнең һәрберсе белән аралашырга вакыт таба.  Бу бит  туган төбәгебезнең  сәнгать чишмәләре саекмасын дип, киләчәк буыннар турында кайгыртып яшәүне аңлата.

Гүзәл Исхаковнаның тырышлыгы белән татар телендә “Җырларымны сиңа багышлыйм” һәм рус телендә ”Лениногорск в песнях” җыентыклары дөнья күргән иде инде. Хәзерге көндә ул яңа китаплар әзерләп, нәшрияткә тапшыру өстендә эш алып бара.

Лениногорскиның Рәшит Шиһап исемендәге халык театры белән дә ныклы элемтәдә тора Гүзәл ханым. Театрның һәр яңа спектакленең музыкаль бизәлеше буенча  эшли. Әле шушы көннәрдә генә мәдәният сараенда узган “Бирнәле кыз” пьесасының да музыка өлешен, иҗатташы, 11нче гимназия укытучысы Фәридә Әхмәтшина белән берлектә башкарып чыкканнар. Озак еллар дәвамында халык театрының алыштыргысыз режиссеры булган Мәдинә Сафиуллина, премьера күрсәтелгәннән соң, үзләренең уңышларында  музыкаль яктан бизәлешнең дә мөһим урын алып торуына басым  ясап: “Гүзәл Исхаковна куеласы спектакльнең музыкаль яктан бизәү өчен, аның эчтәлеген җентекләп өйрәнеп, киңәшләшеп-уртаклашып эшли. Бу инде аның беренче пьесасы гына түгел, без иҗатыбызда гел янәшә барабыз,”- диде.

Җырга-моңга каян килгән шундый мәхәббәт бу? Авыр сугышларны үтеп, Берлинга кадәр барып җиткән, җиңү яулап туган якларына кайткан әтисе Исхакның өздереп уйнаган гармун тавышыннанмы, әллә әнисе Алманың  ягымлы, мәрхәмәтле карашыннан – тәрбиясеннәнме?

Гүзәл Вәлиуллованың әти-әнисе озак еллар дәвамында районыбызның Яңа Иштирәк мәтәбендә балалар укыткан. Гаиләләрендә дүрт бала, аларның иң бәләкәе Гүзәл булган:

- Әтиемнең кырыена  “Казан” дип  язылган, телле гармунын хәзер дә хәтерлим. Миңа ул вакытта алты яшьләр чамасы гына булгандыр, шул вакытта ук мин бу серле тартманың кай төшеннән шундый матур тавыш чыга икән дип кызыксына идем. Гармун тирәсендә әйләнгәләп йөрүемне әтием дә искәрми калмаган, билгеле. Бервакыт ул мине каршысына утыртты да, бик матур көй уйнады. Мин соңрак бу көйнең татар халык көйләренә тезмә икәнен белдем, әкрен генә гармун шыгырдата башладым. Әтиемнең әле сугыштан алып кайткан немец аккордеоны да бар иде, искиткеч иде аның тавышы. Башта “Казан” гармунында күнекмәләр алдым, аннары –аккордеонда, уйный-уйный аларны ялыктырып-туйдырып бетергәнмендер инде, ничек түзгәннәрдер,- дип искә төшерә ул.

Татарстанның атказанган укытучысы, шәһәребезнең мәдәният –сәнгать тормышында кайнап яшәгән Гүзәл ханым Вәлиуллова- сөекле тормыш иптәше, кадерле әни һәм оныгының яраткан әбисе дә. Тормыш иптәше Илшатның гаиләдә дә, эшендә дә зур таянычы булуын әйтә. Уллары Айрат белән Айдарның гаиләсенә сөенеп яши.

Гаиләсенең бөтенлеге, җыр-музыка сәнгате, театр, сәхнәдә  чыгышлары, укучылары -Гүзәл  Исхаковнаның яшәү рәвеше шундый.

“Җыр-музыкага тартылучы, бәйгеләрдә катнашучы балаларны күрсәм, үземне яңадан тугандай хис итәм. Кечкенәдән  сәнгать, спорт белән мавыгучы баланың киләчәге дә якты, өметле булуына ышанам,”- ди,  үзе дә тырыш хезмәте белән кешеләрне яктылыкка- яхшылыкка өндәп яшәүче  Гүзәл ханым Вәлиуллова.

Исламия Галимова

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: гузель валиуллова