Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
"Лениногорск - талантлар төбәге"

Мансур Закиров картиналарында – газиз туган як һәм төньяк табигате

Менә нинди була икән ул рәссам остаханәсе! Бар җирдә картиналар, картиналарның караламалары, төрле-төрле пумалалар салып куелган савытлар, тартмаларда майлы буяулар. Яңа Шөгердә оста рәссам Мансур абый Закировның остаханәсе бу.




Ул табигатьнең искиткеч гүзәл почмагында урнашкан Яңа Шөгер авылында җыйнак кына авыл өендә гомер кичерә. “Мин үземне рәссам дип йөртмим, һәвәскәр генә” , - ди ул гади итеп. Иҗаты белән мактанып, үзен күрсәтеп йөргәне булмады аның. Мансур абыйның 75 яшьлеге уңаеннан Иске Шөгер мәдәният йортында күргәзмә уздырылган иде.

Шул күргәзмә турында ул чакта “Заман сулышы” газетында болай дип язылган булган: Күргәзмәгә килгән иҗат әһелләренең күбесе рәссамның картиналарын һәвәскәрләр күзлегеннән генә караса, остазы, танылган рәссам Анатолий Левлюх профессионалларча бәя бирде: “Мансур иҗатында төп урынны пейзаж алып тора. Табигатьне сурәткә төшерү гаҗәеп осталык һәм сабырлык сорый".

Рәссам әйтүенчә, ул күбрәк кыш айларында ясый, җәен исә бакчасында умарталар белән мәш килә, картина ясарга вакыт тими, ди. Аның картина ясаганда бүленеп-бүленеп эшли торган гадәте юк, ясарга утыра икән, тәмамламыйча туктамый.
Рәссамның эшләре Татарстан чикләреннән дә чыгып китеп, хәтта Россиядә генә түгел, Аляска, Канада, Югославия, Германия һәм башка илләрнең сәнгать сөючеләр коллекциясендә саклана. Аның рәсемнәрендә  ел фасылларының алышынып торган  бизәкләре, урман, мәһабәт таулар, төз, горур имәннәр, су буенда балыкчы картны зарыгып көткән көймәләр - һәммәсе җанлы сыман.  Әйтерсең, син шул сурәтләр янында басып торасың, алар – синең яныңда.

Әнә ерак түгел биек Шөгер таулары, әнә авыл урамы, күлдә каз-үрдәкләр йөзә. Ул да түгел, картиналар сине Төньякка “алып китә”.

Кечкенәдән үк табигатькә сокланып, Шөгернең биек тауларына гашыйк булып үскән Мансур Закировка ул чакта буяу, карандаш, пумала дигән нәрсәләр төшенә дә кермәгән. Коймаларга күмер белән ясаган ул. Ә авыл халкы малайның күңелендә сәнгатькә матурлык бөреләнүен аңламаганнар, янәсе тәртипсезләнә, шушы шөгыльләре өчен берничә мәртәбә колагын да борганнар. Аның бәхетенә Мәскәүдән әнисенең энесе – Мөстәким Хәбиров кайта. Ул да рәсем ясау белән мавыккан, үзе белән альбом, карандашлар алып кайта. Икенче кайтуда исә –  киндер тукыма, майлы буяулар. Мансур өчен моңардан да зур шатлык булмагандыр, менә бит рәсемне ничек ясап була икән, менә бит буяулар белән матурлык тудырып була!

Сугыш беткән елны ул туган авылы – Яңа Шөгердәге 1нче класска укырга бара. Мәктәптә бер ел укып, балалар укырга да өйрәнә алмагач, әтисе аны Шөгер поселогына, Чкалов исемендәге мәктәпкә янәдән беренче класска илтә. Закировларның тормышы әкрен генә җайлана кебек: әнисе Мөкәрәмә колхозда эшли, әтисе – Мөхәмәтсалих умарталар белән шөгыльләнә, колхоз умартачылыгында эшли, 3 бала янына дүртенчесе туа.

Мәктәпне тәмамлагач, армиягә китә. Анда радиотелеграфистлар курсын тәмамлый.
Армиядән кайткач, Шөгер нефть-битум заводына эшкә урнаша, авылда әтисе белән яңа йорт төзелешен башлыйлар. Лениногорскида педагогия училищесы ачыла, Мансур документларын шунда тапшыра. Беренче курсны тәмамлагач, җәйге каникулда әнисенең туганнарына Нурлат районына бара. Шунда мәктәптә завуч булып эшләүче чибәр Роза Бәширова белән таныша. Шулай итеп, алар 1963 елда гаилә корып җибәрәләр, Лениногорскида яши башлыйлар. Тагын бер елдан соң уллары – Илдар туа. 1966 елда училищены тәмамлагач, бер ел сызым укытучысы булып эшли. Аннан язмыш аны Себер, Чукотка, Магадан, Хабаровск якларына илтә. Кырыс табигать, ап-ак киңлекләр, куе томаннар, диңгез яры шавы аны әсир итә.

Моннан ике ел элек Мансур Салиховичның хыялы чынга аша: “Шөгердән Чукоткага кадәр” дигән китабы басыла. Әлеге китапны чыгаруда кызы Лилия нык ярдәм иткән.

Татарстан Рәссамнары берлеге әгъзасы, Шамил Бикчурин исемендәге премия иясе Мансур Закировның остаханәсендә чын мәгънәсендә матурлык яши.

2020 елда Мансур Закиров “Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе” дигән мактаулы исемгә лаек булды.

Язма тулысынча "Заман сулышы" газетында

Автор фотолары. Картиналарның фотолары Мансур Закировның сайтыннан алынды

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Лениногорск -талантлар төбәге Мансур Закиров Яңа Шөгер