Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Айдар Галимов Вәсилә Фәттахованың ачы язмышы турында сөйләде(фото)

Бүген Уфа шәһәрендә Татарстан һәм Башкортостанның атказанган җырчысы Вәсилә Фәттахованы җирлиячәкләр. Аңа бары тик 36 яшь иде. -Декабрь ахырында Вәсилә икенче баласын - кызын тапты, - ди җырчының дуслары Эльвира һәм Радмир Усаевлар. -Тулгагы срогыннан иртә башланды, шуңа да табиблар кесарево сечение операциясе ясарга булды. Операциядән соң баланы реанимациягә алып...

Бүген Уфа шәһәрендә Татарстан һәм Башкортостанның атказанган җырчысы Вәсилә Фәттахованы җирлиячәкләр. Аңа бары тик 36 яшь иде.
екабрь ахырында Вәсилә икенче баласын - кызын тапты, - ди җырчының дуслары Эльвира һәм Радмир Усаевлар. -Тулгагы срогыннан иртә башланды, шуңа да табиблар кесарево сечение операциясе ясарга булды. Операциядән соң баланы реанимациягә алып китеп, кювезга урнаштырдылар, Вәсилә берничә көннән өенә кайтты, Яңа елны гаиләсе белән каршылады. Күпмедер үткәч үзен начар хис итә башлагач аны хастаханәгә алып киттеләр.
Иҗат юлын аның төркемендә башлаган җырчы турында Айдар Галимов менә нәрсәләр сөйләгән:
-Ахырга кадәр терелер дип өметләндек. Әмма... Аның язмышы бик ачы булды. Кечкенә чагында ук әти-әнисен җирләгән, Уфага бергә килгән сеңелесе 18 яшендә йөрәк өянәгеннән вафат булды. Ул аны берүзе туган ягы Белорецкка алып кайтып җирләгән. Авырлыкларга карамастан, ул киң күңелле кеше иде. Сәләтле җырчы, үзе дә җырлар язды. Күптән түгел аның белән "Әйтелмәгән мәхәббәт" дуэтын яздырган, тагын бер җыр өстендә эшли идек. Әмма бу хыялыбыз тормышка ашмый калды. Иманым камил, аның җырларын, үзен татар һәм башкорт халкы онытмас.
Вәсилә Фәттахованың гаиләсе һәм дуслары белән төшкән соңгы фотосы

http://www.tatpressa.ru/news/24357.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев