Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Без гел бергә булдык” – Хәния Фәрхине кызы Алсу искә ала

2017 елның 27 июлендә сәнгатебез авыр югалту кичерде. 57 яшендә яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи вафат булды.

 Ә бүген аңа 59 яшь тулган булыр иде. Шул исәптән аның кызы Алсу инстаграмында әнисен искә алып, фото керткән.

"Бу фото 3 ел элек төшерелгән. 6 июнь иде. Әни безгә Уфага 10 көнгә кунакка килде. Без аның белән икәү бергә кибетләрдә йөрдек, кайткач бергә ашарга әзерли идек. Аннан икәү серләшәбез. Хәтерлим, диванда яткан килеш йокыга киткәнмен. Әни минем өстемә одеял китереп япты. Ә мин йоклаганга сабышып яттым. Аның кул җылысын әле дә хәтерлим", дип яза ул.

Фото: скриншот Инстаграм

http://saby-rt.ru/news/novosti/bez-gel-berg-buldyk-khniya-frkhine-kyzy-alsu-isk-ala

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев