Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бүләкләр сезне көтә

Үзәк почтада "Әбүнәче көне"нең чираттагысы үтте. "Заман сулышы" редакциясе 7 приз әзерләгән иде. Призларның дүртесен призлар уйнатуга үзләре килгән укучыларыбыз арасында уйнатырбыз, дип аерып куйган идек. Бәйрәмдә укучыларыбыздан ике кеше генә катнашты. Алар да үзләре килә алмаган, балаларын җибәргәннәр. Шулай итеп, призларның беренчесе - Лениногорскида яшәүче Заһирә Газизовага чыгып, аның...

Үзәк почтада "Әбүнәче көне"нең чираттагысы үтте. "Заман сулышы" редакциясе 7 приз әзерләгән иде.



Призларның дүртесен призлар уйнатуга үзләре килгән укучыларыбыз арасында уйнатырбыз, дип аерып куйган идек. Бәйрәмдә укучыларыбыздан ике кеше генә катнашты. Алар да үзләре килә алмаган, балаларын җибәргәннәр. Шулай итеп, призларның беренчесе - Лениногорскида яшәүче Заһирә Газизовага чыгып, аның кызы Лимуза апага (фотода) тапшырылды. Ул әнисенең газетны күп еллардан бирле алдыруы һәм инде икенче мәртәбә приз отуы турында әйтте. 250 граммлы хуш исле чәй һәм 1 литр көнбагыш мае салынган пакетны Иске Куакта яшәүче Реваль абый Нәбиуллинның кызына тоттырып җибәрдек.
Калган призларны исә үзләре килә алмаган, әмма "Заман сулышы"на 20 июньдә язылган кешеләр арасында уйнаттык. Барабанга төрле авыл һәм шәһәребездәге почта бүлекчәләре аша хәбәр ителгән квитанция номерлары һәм исем-фамилияләр язылган кәгазьләрне салып әйләндергәч, беренче отучы билгеле булды. Ул - Куакбаш авылында яшәүче Рәшит Фәсхетдинов. Җәйнең иң җиләкле чорында 5 килограммлы шикәр комы бик ярап куяр ул.
5 килограммлы он - Шашин урамы, 44 нче йортта яшәүче Галия апа Гыйләҗеваны көтә. Хуш исле күмәч пешереп, туганнарыгызны сыйларга язсын.
5 килограммлы шикәр комының икенчесе дә Куакбашка чыкты. Ул көнне әлеге авылда язылучылар күп булган, бугай. Аның хуҗасын - Гомәр Сәлмановны редакциядә көтеп калабыз.
Өч литр көнбагыш мае Зәй-Каратай авылындагы Мөхәммәдиевлар гаиләсенә чыкты. 250 граммлы хуш исле чәй белән 1 литр көнбагыш мае салынган пакетны Сарабикколда яшәүче, безнең күптәнге хәбәрчебез Галия Әхмәтовага тоттырып җибәрәчәкбез. Ул безгә газетка язылу чорында бик нык ярдәм итә, шуңа үзебез дә аның өчен чын күңелебездән куандык.
Бүләк откан әбүнәчеләрне редакциядә 25, 26 июньдә көтәбез. Килгәндә үзегез белән квитанция, паспорт һәм ИНН һәм пенсия полисын (пластик) да алып килергә онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бњлђк