Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Бәширә Насыйрова: “Мин тормышта оптимист кеше”

Татар эстрадасына халыкчан җырлары белән килеп, кергән Бәширә Насыйрованы күпләр үз итә, яратып тыңлый, хәтта кушылып җырлыйда. Моның сәбәбе бик гади: аның җырлары башкаларныкыннан аһәңле, моңлы булуы белән аерылып тора. Моннан тыш, ул тыйнак, зәвыклы ханым. - Бәширә ханым, сездә моңга сәләт кемнән килгән? - Әтиемнән дип уйлыйм. Чөнки ул...

Татар эстрадасына халыкчан җырлары белән килеп, кергән Бәширә Насыйрованы күпләр үз итә, яратып тыңлый, хәтта кушылып җырлыйда. Моның сәбәбе бик гади: аның җырлары башкаларныкыннан аһәңле, моңлы булуы белән аерылып тора. Моннан тыш, ул тыйнак, зәвыклы ханым.


- Бәширә ханым, сездә моңга сәләт кемнән килгән?
- Әтиемнән дип уйлыйм. Чөнки ул күп еллар мәктәптә музыка дәресе укытты. Баритон тавышлы иде ул. Скрипка, мандолина, баян, фортепьяно кебек уен коралларында үзәкләрне өздереп уйный иде. Моннан тыш, абыйларым да матур итеп баянда, мандолинада уйный, көчле тавыш белән җырлыйлар. Бергә җыелып, мәҗлес үткәргәндә бездән яхшы гына бер концерт килеп чыга.
- Гастрольдә еш йөрисезме?
- Әйе, еш. Җырчының тормышы гастрольләрдән тора инде ул.
- Лениногорскида булганыгыз бармы?
- Әйе, 2000 еллар иде, бугай. Лениногорск тамашачысы мине бик җылы кабул итте һәм җырларымны алкышларга күмде. Күңелем күтәрелеп, үземә өстәмә көч, илһам алып кайткан идем мин аннан. Менә тагын 24 мартта сезгә килергә җыенабыз. Шәһәр Мәдәният сараеннан тыш, Яңа Иштирәктә, Бәкердә концерт куячакбыз. Газет укучыларны концертымда көтем калам.
- Бәширә апа, быелгы репертуарыгызда ниндидер үзенчәлекләр бармы?
- Әлбәттә, бар. Беренчедән, соңгы вакытта күбрәк татар халкының иң талантлы, иң оста музыкантларының берсе - Ренат Вәлиев белән бергә җырлыйм. Миңа калса, Ренат уйнаган музыкаль композицияләрем матуррак та яңгырый. Өстәвенә, ул үзе дә уен коралларында аерым номерлар башкара. Икенчедән, репертуарымны заманча, русчалатып әйткәндә, "дискотечный" җырлар белән тулыландырдым. Заманча җырларның моң белән сугарылган композицияләр арасына кертелүе - башкаларга хас булмаган үзенчәлек дип саныйм.
- Ә сез, үзегез, тормышта нинди кеше соң?
- Мин тормышта оптимист кеше.
- Сезнең өчен бәхет нәрсәдә?
- Иң зур бәхет минем өчен ул - сәламәтлек, балаларымның бәхетле, сәламәт булып, тату яшәүләре, тәүфыйклы, миһербанлы булулары. Ходай биргән моңым, яраткан эшем булганда, үземне бәхетле саныйм.
Белешмә:
1. Туган урыны: Бөгелмә районы, Карабаш поселогы
2. Яраткан шөгыле: табигатьне хозур кылу, матур әдәбият уку
3. Яраткан ризыгы: яшелчә, җиләк-җимеш, карбыз, виноград
4. Машинасы: "Хундай-гетс"
5. Кумиры: Илһам Шакиров
6. Тормыш девизы: "Авырлыкларны җиңеп, алга барырга - картаймаска".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќырчы