Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

«Чиксез талантлар фестивале» икнлюзив проектында катнашу өчен гаризалар кабул ителә

Инклюзив проект 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалидлыгы булган һәм булмаган яшьләрне берләштерә.

 Татарстанда 14 яшьтән 35 яшькә кадәрге инвалидлыгы булган һәм булмаган яшьләр «Чиксез талантлар фестивале»нә кушыла ала. Инклюзив проектта алар иҗат, спорт, һөнәр, иҗтимагый эшчәнлек өлкәсендәге уңышлары белән уртаклаша.

Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, катнашуга гаризаны 20 мартка кадәр сайтта бирергә була. 10 майдан 30 июньгә кадәр зональ этап узачак. Ул Татарстанның биш шәһәрендә финалистлар һәм җиңүчеләрне ачыклауны күздә тота. Финал сентябрьгә планлаштырылган — Казанда тантаналы чарада җиңүчеләрнең исемнәре игълан ителәчәк.

Конкурста 10 номинация оештырылган: «Әдәби иҗат», «Киләчәктә ышанычлы. Профессионаллар», «Тынгысыз йөрәкләр», «IT — интеллектуаллар» «Бию ритмында», «Сәнгать белән рухланган», «Безнең ярату — сәхнә», «Безне музыка бәйләде», «Детальләрдә гүзәллек», «Спорт чикләрсез».

Моннан тыш, аерым номинация — «Җиңү» — авыр тормыш ситуацияләрен батырларча үткән катнашучылар өчен каралган. «Йөрәк белән саклаучылар.Әниләр» номинациясе фидакарьлеге һәм ярдәме балаларга үз талантларын тормышка ашырырга, тормышта үз урыннарын табарга ярдәм иткән аналарга багышланган.

«Канатлар бүләк иткән.Остазлар» номинациясендә фестивальнең укытучылары, тренерлары, җиңүчеләрнең җитәкчеләре бүләкләнә.

Проект Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты акчаларына «Игелек маршы» коммерциягә нигезләнмәгән автономияле оешмасы гамәлгә ашырыла, дип хәбәр итә оештыручылар. 

 

https://tatar-inform.tatar/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев