Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Чулпан Юсупова Әлфия Афзалованың җырына клип төшерә

Татар эстрадасына «Кыр казлары» җыры белән килеп кергән Пермь кызы Чулпан Юсупованың иҗатында тагын бер яңалык булырга тора. Ул мәшһүр җырчыбыз Әлфия апа Авзалова репертуарындагы «Шиңгән чәчәкләр» җырына клип төшерү эшләре белән янып йөри. 22 яшьлек җырчы инде әни булу бәхетенә дә ирешкән. - Чулпан, ни өчен нәкъ менә »Шиңгән...

Татар эстрадасына «Кыр казлары» җыры белән килеп кергән Пермь кызы Чулпан Юсупованың иҗатында тагын бер яңалык булырга тора.
Ул мәшһүр җырчыбыз Әлфия апа Авзалова репертуарындагы «Шиңгән чәчәкләр» җырына клип төшерү эшләре белән янып йөри. 22 яшьлек җырчы инде әни булу бәхетенә дә ирешкән.
- Чулпан, ни өчен нәкъ менә »Шиңгән чәчәкләр»?
- Әлфия Авзалова иҗатына гашыйк кешемен. Мин генә түгел, бөтен гаиләбез белән яратабыз аны. «Шиңгән чәчәкләр»гә клип - бу сезонның бер зур бүләге. Аның әлеге җырын концертларымда җырлап киләм.
- Балаңны бик иртә калдырып, янә сәхнәгә чыктың...
- Нишләтәсең инде... Тик яткан юк. Улыбыз Солтанны тапканнан соң, икенче сулыш ачылган сыман булды. Иҗат буенча башыма төрле идеяләр килә. Солтанга 4 ай тулды. Ирем Арсенга, үземнең әтиемә охшаталар аны.
- Казан театр училищесында укыта башлагансың дип ишеттем.
- Әйе, студентлар белән эшләве бик күңелле һәм җаваплы эш. Анда вокал дәресләрен бирәм. Бертуган сеңлем Энҗе дә анда укый. Миңа Мәсгут абый Имашевның укучылары эләкте. Мәсгут абый 86 яшендә ялга чыкты. Аның студентлары миңа күчте.
- Быел синең бишенче сезон. Әзерлек башландымы?
- Башланды. Аллаһ боерса, 22 февральдә Казанның Филармония концертлар залында чираттагы сольный концертымны оештырачакбыз. Киләсе айдан Татарстан, Пермь һәм башка төбәкләр буенча гас­трольләрем башлана.
- Казанга күченеп килгәнеңә күпме булды инде? Сагынасыңмы?
- Алтынчы ел китте. Сагындыра, әлбәттә. Ирем Арсен Пермьдә эшли. Казанда Царицыно бистәсендә йорт салып ятабыз. Үзебез әлегә минем әти-әниләремдә яшибез. Әти-әнием, сеңлем белән икебезнең тормышын сәнгатьтә күрергә теләп, Казанга күченеп килгәннәр иде бит. Аларның икесенә дә рәхмәтем чиксез зур.
- Арсен ниләр белән шөгыльләнә?
- Аның эше урман хуҗалыгы белән бәйле. Солтанны бик сагына. Шуңа бик еш кайтып йөри. Әмма эшен Казанга китереп булмый. Йөреп эшләргә мәҗбүр.
"Акчарлак" газетасы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев