Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Дөньякүләм танылган рәссамнарның пленэрын Татарстанда үткәрергә тәкъдим ителде

Белгечләр әйтүенчә, танылган рәссамнарның бүләк итеп калдырылган картиналарын карарга кеше күп киләчәк.

«Татарстан халыклары Ассамблеясе» башкарма комитеты җитәкчесе Константин Яковлев танылган рәссамнарның Гомумроссия пленэрын Татарстанда уздыру тәкъдиме белән чыкты.

Пленэр — ачык һавада рәсемнәр ясау.
«Рәссамнар Казанга килеп, мари, удмурт, чуваш һ.б. халыклар торган районнарга барып, шушы халыкларның җирлеген, мәдәни үзенчәлекләрен, гореф-гадәтләрен чагылдырган рәсемнәр ясарга тиеш була. Һәр рәссам пленэр вакытында эшләнгән хезмәтен Халыклар дуслыгы йортына бүләк итәчәк», — диде ул «Халыкларның рухи бердәмлеген ныгытуда сәнгать иҗатының роле» түгәрәк өстәле чыгышында.

Шул рәвешле, Татарстанда дөньякүләм танылган рәссамнарның уникаль эшләре урын алачак. «Бу проект башка бер регионда да юк. Рәсемнәрдән күргәзмәне карарга да күпләп кунаклар килер иде», — диде Яковлев.

Татарстан Рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиһабиев узган ел Президент грантына унбер төбәктән унсигез рәссамны чакырганнарын әйтте. «Шушы проект кысаларында рәссамнарның күргәзмәсе ун шәһәрдә оештырылды. Барлыгы ун меңнән артык кеше карарга килде. Миңа калса, бу бик кызыклы һәм кирәкле пленэр булыр», — диде ул. 

 

https://tatar-inform.tatar/

фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев