Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

“Елмай”: “Тамашачыны шаккатырачакбыз әле!”

Бүгенге көндә авыр рок, рэп, хип-хоп музыкасы өстенлек иткән заманда үз тавышы белән җырлаучылар сирәк. Татар эстрадасына күз салсаң, җырчы арасыннан кулга тотарлык, "менә ичмасам, җырлап та күрсәтә" дип әйтерлек җыр-моң осталары юк дәрәҗәсендә. Ә менә безнең районда үзенчәлекле итеп җырлый белүче "Елмай" төркеме бар. Шуны әйтеп үтәсем килә: уникаль...

Бүгенге көндә авыр рок, рэп, хип-хоп музыкасы өстенлек иткән заманда үз тавышы белән җырлаучылар сирәк. Татар эстрадасына күз салсаң, җырчы арасыннан кулга тотарлык, "менә ичмасам, җырлап та күрсәтә" дип әйтерлек җыр-моң осталары юк дәрәҗәсендә. Ә менә безнең районда үзенчәлекле итеп җырлый белүче "Елмай" төркеме бар. Шуны әйтеп үтәсем килә: уникаль тавышка ия булган әлеге төркем бары егетләрдән генә тора.

- Егетләр, үзегез белән якынрак таныштырып үтегез әле...

- Безнең төркемдә - җиде кеше. Алмаз белән Рәзил - Баулы районыннан, Айнур - Зәй-Каратайдан, Тимур - Лениногорск шәһәреннән, Гыйлемдар - Аксубайдан, Камил - Урдалыдан һәм мин - Радик Бөгелмәдән. Без барыбыз да Лениногорск педагогия музыка-рәсем колледжында укыйбыз. Әлеге егетләр яңа состав, ягъни I курс студентлары. Мин исә IV курста, шул исәптән "Елмай" төркемендә дә 4 ел җырлыйм.
- Гомумән, "Елмай" төркеме кем инициативасы белән, кайчан оешкан?
- Төркем 2005 елда оешкан. Колледжга килгәч, "Елмай" төркеме турында ишетеп, аңа йөри башладык. Төркемне гаять талантлы педагог Рәмзия Галимова җитәкли. Ул искиткеч кеше. Бездә җыр сәнгатенә мәхәббәт уята алганы өчен рәхмәт аңа. "Елмай" составында конкурста катнашкач, татар җыр-сәнгатенә, мәдәниятенә ныграк тартылдык, музыка дөньясында яши башладык. Репетицияләрне түземсезлек белән көтеп алабыз. Колледж эшләгәндә "Елмай" төркеме яшәячәк, җыр сәнгатенең югары баскычына юл ярачак, гәрчә составы ел саен диярлек үзгәреп торса да.
Төркемнең исеменә килгәндә, "Елмай" оешкач, иң беренче җыр "Елмай" дип аталган. Халык мәхәббәтен шул җыр белән яулагач, төркем исемен нәкъ менә "Елмай" дип куйганнар.
- Сезнең репертуардагы күпчелек җырлар фонограммага түгел, үзебезчә, чын татарча җырлар...
- Дөресен генә әйткәндә, "фонограмма"га җырламыйбыз дия алмыйбыз. Чөнки төрле чак була. Каты суыкларда, ачык һавада, яңгыр вакытында, авырганда "фонограмма"га җырларга туры килә. Тик шулай да без үзебезнең тавыш белән җырлау ягында. Бу матурлык кына түгел, тәҗрибә туплау өчен, шулай ук, тамашачы белән элемтә ролен үтәүче мөһим чара булып тора.
- Яшьләр сезне ничек кабул итә, тере тавышны модада түгел дип кире какмыймы?
- Юк, киресенчә. Хәтта Бөгелмә, Казан кебек башка шәһәрләргә чыгыш ясарга баргач, "Елмай" килгән, дип җылы каршы алалар. Шунысы гаҗәпләндерә: безне каян беләләр икән? Бервакыт Яңа ел бәйрәменә, мэр чыршысына Бөгелмәгә чакырдылар. Мэр каршында чыгыш ясаячагыбызны белгәч, каян беләләр, дип гаҗәпкә калдык, бераз каушатты.
- Болай булгач, егетләр, сездән автографлар еш сорыйлардыр...
- Булгалый. Бер кызык очракны сөйләп үтим әле:
Шулай бервакыт урам буйлап, уйланып барам, беркемгә тимим. Яныма бер матур гына кыз йөгереп килде дә:
- Автограф мөмкинме? - диде. Мин аптырап, авыз эчендә ботка пешереп тик торам. Теге кыз тагын:
- Син, автографның нәрсә икәнен белмисеңме әллә? - ди.
"Беләм", дип имзамны сырлап куйдым. Кыз китте. Нигә аңа автограф, дип уйга калдым. Вакыт үтте, бу вакыйга онытылды. Ничектер икенче бервакытта концерт куярга баргач, янә шул кыз йөгереп килеп, дустына автограф сорады. Мин: «Нәрсәгә», дигәч, сез бит "Елмай" төркемендә җырлыйсыз", диде. Безне таныйлар икән, димәк, җырларыбыз тамашачы, аеруча яшьләр күңеленә хуш килә дигән сүз. Шуңа төрле конкурсларга баргач, еш кына "Кая безнең кызыл келәм, свита?" дип шаяртабыз.
- Уку белән сәхнә тормышын алып бару кыен түгелме?
- Төрле чак була. Ярты төн уртасында фестиваль яки конкурстан кайтып, икенче көнне укырга барган чаклар да булгалады. Көнебез тыгыз үтә: уку, аннан "Елмай"да репетиция. Шуның өстенә Мәдәният сараенда үткән концертларда, республика җыр-фестивалендә, төрле ярышларда катнашабыз. Гомумән, безнең колледж трамплин кебек. Ул яңа очышларга юл ачучы, танылырга мөмкинлек бирүче остаханә сыман.
- Киенү стиле кем инициативасы?
- Ак костюм-чалбар "Елмай"ныкы, без бары аны алсу төстәге күлмәк белән яңарттык кына. Киемнәрне сатып алырга әти-әни ярдәм итте.
- Киләчәктә шул составта татар эстрадасына керергә теләгегез юкмы?
- Алдан әйтеп булмый. Юктыр, чөнки һәр чыгарылыш төркем санын киметә, шуңа состав ел саен алышынып тора. Менә быел I курс егетләрен җыйдык.
Популяр җырлары: "Татар егетләре", "Татарстан", "Ак калфак", "Татар кызлары матур", "Умырзая", "Әбием васыятьләре", "Аңла йөрәгемне", "Каршы як тәрәзәсе" һ.б.
Уңыш алып килгән җыр: "Татар егетләре"
Кумирлары: "Елмай"ның беренче составы һәм "Айфара"
- Соравым сиңа, Радик, яңа коллектив белән эшләве авыр түгелме?
- Беренче составка җитмәсә дә, егетләр "Елмай"га теләп йөри, репетицияләрне калдырмыйлар. Баштарак кыен булды. Парта артыннан кергән егетләрне җитдилеккә бераз өйрәтергә туры килде.
- Укып бетергәч, нинди юлдан китәсез?
- Җыр - безнең юлдашыбыз. Шуңа тормышны сәнгатьнең шул төре белән бәйләргә исәп. Шәхсән минем (Радик) әлеге шөгылне ташлыйсым килми. Бу юл булмаса, журналистикага бирелермен, мөгаен. Ул - минем күптәнге хыялым.
- Егетләр, гомумән, заманча музыкага мөнәсәбәтегез нинди?
- Программа буенча халык җырларын, классик әсәрләрне тыңлыйбыз, яшьләрдән дә калышмыйбыз. Барлык музыка төрен дә тыңлап, үз тәҗрибәбезне үстерәбез. Кайбер очракта үзебезне башка жанрда сынап карыйбыз. Әйтергә кирәк, "Каршы як тәрәзәсе" җырында бер фрагментны рэп формасында башкардык. Бик шәп килеп чыкты ул. Төрле бию хәрәкәтләре, хәтта "брейк-данс" та керткән чак була.
- Хәзер җыр-моңга һәвәскәр яшьләр бик күп. Шуңа тамашачы күңелен яулау кайберәүләргә кыенлык тудыра. Ә егетләр, сезнең төркемнең нинди"сөйкемле сөяге" бар икән, ничек уйлыйсыз?
- «Тере тавыш» белән җырлаудыр. Күп тавышлы егетләр төркеме сирәк бит. Без иң беренче состав белән җырлаганда тамашачы хозурланып, "Во!", "Вәт җырлыйлар!" дип шаккатты. Шуңа ярышларда гел призлы урыннар алабыз. Көндәшләребез - Бөгелмәнең "Тамчылар" дип аталган кызлар төркеме. Республика ярышында йә без аларны, йә алар безне уза торган иде. Быел исә сәхнәдә җиңүчеләрне игълан иткәндә, аларны II урында дигәч, без "Ниһаять, без I урында", дип шатланган идек, тик сәхнәдә "Елмай" - II урын" дигәч, кәеф төште. Ләкин алга таба безнең төркем жюри әгъзаларын шаккатырачак әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Егетлђр