Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

«Евровидение” конкурсында Сергей Лазарев өченче урында гына калды

Кырымтатар җырчысы Җамала Евровидение бәйгесендә җиңү яулады. 14 май кичендә Стокгольм шәһәрендә узган 61нче Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала беренче урын яулады. Икенче урында - Австралия, өченче урынны Россия вәкиле алды. Җамала кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җыры белән 534 балл җыйды. Җамаланың җиңүе конкурс ахырына кадәр сер булып...

Кырымтатар җырчысы Җамала Евровидение бәйгесендә җиңү яулады.
14 май кичендә Стокгольм шәһәрендә узган 61нче Евровидение бәйгесендә Украина вәкиле, кырымтатар җырчысы Җамала беренче урын яулады. Икенче урында - Австралия, өченче урынны Россия вәкиле алды.
Җамала кырымтатар депортациясенә багышланган "1944" җыры белән 534 балл җыйды.
Җамаланың җиңүе конкурс ахырына кадәр сер булып калды, жюри тавышларына тамашачылар биргән тавышлар да өстәлгәннән соң ул беренче урынга чыкты.
Букмейкерлар фаразына карамастан,Россиядән Сергей Лазарев өченче урын гына алды. Аның "You Are the Only One" ("Син - бердәнбер") җыры 491 балл җыя алды.
Киләсе елда Евровидение бәйгесе Украинада узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев