Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Гармун моңнары таралды авылым урамына...

Гармун моңнары тарала, Авылым урамына. Кайтам әле авылыма, Дуслар, туганнарыма. Әйе, тагын кайтам, чөнки бу юлы да кайтмый кала алмыйм. Безнең Зәй-Каратайга автор-башкаручы Нурлатның талантлы егете - Фирдүс Тямаев килә икән! Ул тиз арада үзенең матур җырлары белән күпләрне үзенә гашыйк иткән җырчы бит. "Ничек, кем чакырган?" дияр укучы, сабыр...

Гармун моңнары тарала,
Авылым урамына.
Кайтам әле авылыма,
Дуслар, туганнарыма.

Әйе, тагын кайтам, чөнки бу юлы да кайтмый кала алмыйм. Безнең Зәй-Каратайга автор-башкаручы Нурлатның талантлы егете - Фирдүс Тямаев килә икән! Ул тиз арада үзенең матур җырлары белән күпләрне үзенә гашыйк иткән җырчы бит. "Ничек, кем чакырган?" дияр укучы, сабыр ит, бу турыда соңрак.



Яңгыр болытлары белән Сабан туе урамына кайтып та җиттек. Әйе, әйе, анда элек Сабантуйлары гөрләп узганга күрәдер, ул урамны шулай дип атыйлар иде. Ә бу юлы авылдашларыбыз өчен бәйрәмне егетләребез Якуб урамы дип аталган урында уздыралар икән, дигән хәбәр халыкка шатлык булып иреште. Карты да, яше дә шул бәйрәм буласы урынга агылды. Шәһәр Сабан туе мәйданында гына була торган өсте ябык матур сәхнә, кибетләр, матур-матур өстәл-урындыклар, ерактан ук үзенә җәлеп итеп торган биек тау, батут ... Искитәрлек!
Бәйрәм узачак урынны чистарту, үләннәрдән арындыру өчен техника, ут, прожекторлар, тагын бихисап эшләр башкарылган.
Боларның барысын да оештыручы Зәй-Каратай авылында туып-үсеп, бүгенге көндә Әлмәт шәһәренең нефть промышленносте өлкәсендә ("Татбуртранс"та) баш инженер булып эшләүче Фаиз Гали улы Якупов һәм "ЛениногорскРемСервис" җәмгыятендә көч куючы тырыш егет Исхәт Кәримуллин һәм аларның дуслары, туганнары икән.
Һәрвакты ачык йөзле, игелекле Гали абый белән Рәсимә апа Якуповлар гаиләсендә туып үскән: Минзилә, Рәзинә, Фаиз, Рәмзиянең туганлык җепләрен өзмичә яши белүләренә сокланырлык. Шәфкатьле балалар үстереп, тормыш юлына бастырган Гали абый белән Рәсимә апаның урыны оҗмахта булсын, Ходаем!
Фаиз белән Чәчкәнең кызлары да игелекле гаиләгә тап булган. Тимәш авылының "Риза" кибете хуҗасы Зөлфия Бари кызының улы Рәмис (Якуповларның кияве) бәйрәмдә халыкны тәм-том белән генә түгел, кыздырылган ит белән дә сыйлап тордылар. Изгелекләре үзләренә йөзе белән кайтсын.
Яшь гаилә Исхәт белән Гөлназ Кәримуллиннар да иганәчелек белән инде берничә ел шөгыльләнәләр икән. Авылда берничә мәртәбә авыл халкы, балалар өчен игелекле эшләр эшләп өлгергәннәр. Алар уздырган "Яңа ел" бәйрәмнәрен хәзер дә мактап сөйли авыл халкы. Тырыш гаилә шәһәрдәге ятимнәрне дә онытмый. Әледән-әле аларга күчтәнәчләр бирә икән. Әти-әниләрен хөрмәт итеп яши белүче гаиләдә өч бала үстерәләр. Әби-бабаларын шатландырып, тигезлектә, әти-әни назын тоеп үсәргә насыйп булсын аларга.
Барысы да әзерләнеп куелган сәхнәдә безне мәдәният йорты хезмәткәрләре Ильмира һәм Марат Хәернасовлар көтә иде инде. Җырчы Фирдүс килгәнче, сәхнәне авылыбызның талантлы яшьләре һәм ветеран җырчылары бизәп торды. Җәйге кояшлы яңгыр да куркыта алмады кечкенә биюче, җырчы кызларыбызны. Галия Әхмәтҗанова, Тәслимә Шәрипова, Җәмилә Миңнеголова һәм башка җырчыларыбызны мәйдандагы халык онытылып тыңлады, алкышлады. Җырлар биюләр белән алмашты. Рамазан ае икәнлеген онытмыйча, авылыбызның талантлы шәхесе Нәфис Мәгъсүм улы Ихсанов мәйдандагы авылдашларына хәер таратты. Рәисә Якупова башкаруында мөнәҗәт тә бик урынлы булды.
Яңгыр узып, салават күпере чыкты һәм автор-башкаручы Фирдүс тә килеп җитте. Мәйданда халык шулкадәр күп, күрше авыллардан гына түгел, шәһәрләрдән дә кайткан иде тамашачы. Нигә кайтмаска, концерт бит тамашачыга - бүләк. Шундый зур бүләк өчен егетләребезгә халык исеменнән зур рәхмәт диясе килә. Ә Фирдүс - үзе бии, үзе сөйли, үзе җырлый. Менә талант кайда ул. Халык аңа кушылып җырлады да, биеде дә.
Күңелле сәгатьләр сизелмичә үтеп китте. Тамашачы туган көннәре, уйнаганы өчен җырчыдан бүләкләр алып хозурланды. Шаян сүзле җырчыга теләкнең иң зурысын - Татарстанның атказанган артисты исемен алырга насыйп булса иде, дип теләдек.
Күктә йолдызлар җемелдәгәндә яшьләр өчен Фирдүс катнашында дискотека дәвам итте. Иганәче егетләрнең тагын бер зур бүләге - авылдашлары өчен күк йөзендә балкыган салют иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Авыл