Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

"Ихлас" фольклор төркеме республика фестивалендә катнашты

Кирлегәч авылының "Ихлас" фольклор төркеме "Иске Казан түгәрәк уены" республика фестивалендә катнашып, III дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты. Алар әлеге фестивальнең Баулыда узган зональ турына барып, төркемнең җырга-моңга сәләтле икәнен күрсәтеп, республика күләмендәгесенә - Биектауга чакыру алып кайтканнар иде. "Әй иркәм, күргәннәребезне сөйләп бетерерлек түгел, шулхәтле ошатып кайттык, әйбәт итеп...

Кирлегәч авылының "Ихлас" фольклор төркеме "Иске Казан түгәрәк уены" республика фестивалендә катнашып, III дәрәҗә лауреат исеме алып кайтты.


Алар әлеге фестивальнең Баулыда узган зональ турына барып, төркемнең җырга-моңга сәләтле икәнен күрсәтеп, республика күләмендәгесенә - Биектауга чакыру алып кайтканнар иде. "Әй иркәм, күргәннәребезне сөйләп бетерерлек түгел, шулхәтле ошатып кайттык, әйбәт итеп каршы алдылар", ди "Ихлас" төркеменә йөрүче Мәдинә апа Мокыймова.
Кирлегәчлеләр фестивальдә "Орчык тәгәрәтү" җырлы-биюле күренеш белән чыгыш ясаганнар. Гармунчылары да үзләренеке - Тәлгать Шиһапов сыздырган гына. "Мөнәҗәтләр" номинациясендә Сәлимә Напаева мөнәҗәт әйтеп, III дәрәҗә лауреат Дипломына лаек булган.
- "Иске Казан түгәрәк уены" фестиваленә беренче тапкыр гына баруыбыз түгел. Узган ел да катнашкан идек, - ди мәдәният йорты җитәкчесе Гөлфия Шиһапова. - Бик риза булып, күңелләребез күтәрелеп кайттык. 49 коллектив, 26 район арасында катнашуыбыз безнең өчен горурлык. Транспорт ягын да кайгыртмадык, авыл башлыгы Сәрия Сәлахова "Татойлгаз" белән сөйләшеп, безгә автобус бирделәр.
Әбиләр - апалар Биектауда барысын да карап, кызыксынып йөрделәр, юлның озынлыгына да зарланучы булмады, ә бит араларында 70-80 яшьлекләре бар, - ди ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ихлас