Реклама
"Яңа Гасыр" телерадиокомпаниясенең генераль директоры Илшат Әминов Яңа ел көнне чыгачак тапшыруга акча җыялар дигән гаепләүләрнең урынсыз булуын әйтте. "Яңа ел концертының исемлеге төзелгән. Әлеге исемлектәге җырчылардан акча алмыйбыз", - диде ул "Татар-информ" хәбәрчесенә.
"Мин: “Түләүләр кирәк түгел”, - дидем. Бу реклама агентының эше. Мин әле төгәл белмим. Сорамадым. Әмма исемлектәге 38 җырчы түләүсез чыгыш ясаячак. Мин монда проблема күрмим", - диде ул.
Илшат Әминов әйтүенчә, бу агентларның акча эшләргә теләве белән генә бәйле. Ул бу хәлдән соң ни өчен мондый проблема килеп чыкканын ачыклаячагын әйтте.
ТНВ генераль директоры әйтүенчә, җырчылар тапшыруларга даими рәвештә чакырылып тора. Илшат Әминов Лилия Муллагалиеваның күптән түгел генә "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруында катнашуын һәм моның өчен берни дә түләмәвен әйтте.
Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/11/22/197400/