Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Илсөя Бәдретдинова Лениногорскига кайтып зур концерт куйды

Якташыбыз, Иске Шөгер авылы кызы Илсөя Бәдретдинова Лениногорск Мәдәният сарае залын тутырып килгән тамашачыга җыр-моң бүләк итте.

Җырчы үз районымда үзгәрәк булуын телим, дигән иде, концерт чынннан да, үзгәрәк булды, алдан әзерләгән программа кысаларыннан да чыгып китте. Өч сәгать буена якташларына үзенең җыр-моңнарын бүләк итте ул.

Илсөянең концертлар куеп йөрүенә 16 ел булган икән инде, төрле кызыклы хәлләр турында да сөйләде. Тамашачы җырчының иҗади төркеменең көчле булуына да игътибар иткәндер. Төрле милләт кешеләре, бердәм, дус бер гаилә булып чыгыш ясадылар.

Илсөягә рәхмәтләрен сәхнәгә чыгып та белдерделәр.  Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова якташыбыз Илсөя иҗаты белән кызыксынуыбызны, аның белән горурлануыбызны әйтте һәм аңа республика Мәдәният министрлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Җырчыга һәм иҗат төркеменә уңышлар теләде. Илсөягә рәхмәт сүзләрен һәм бүләкләрен Иске Шөгер авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова һәм “Ак калфак” оешмасының җирле оешмасы вәкиле җиткерде.

 Илсөя июнь аенда Иске Шөгердә дуслары белән кайтып зур концерт оештырырга планлаштыруын әйтте һәм барлык халыкны шунда чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X