Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Иске Шөгердә “Ханым-солтаным” бәйгесе үтте

Иске Шөгердә яшәп, укытучы, тәрбияче һәм җирлек башлыгы урынбасары булып эшләүче өч хатын-кыз "Ханым-солтаным" бәйгесендә катнашты. Ул республика, район конкурсы да түгел, ә 8 Март алдыннан авылдагы хатын-кызларның үзара көч сынашуы булды. Иске Шөгер мәдәният йорты хезмәткәрләре - Гүзәл Рәхимова белән Зәринә Хәмидуллина әнә шундый бәйге оештырырга уйлаганнар. Башлангыч сыйныф...

Иске Шөгердә яшәп, укытучы, тәрбияче һәм җирлек башлыгы урынбасары булып эшләүче өч хатын-кыз "Ханым-солтаным" бәйгесендә катнашты.


Ул республика, район конкурсы да түгел, ә 8 Март алдыннан авылдагы хатын-кызларның үзара көч сынашуы булды. Иске Шөгер мәдәният йорты хезмәткәрләре - Гүзәл Рәхимова белән Зәринә Хәмидуллина әнә шундый бәйге оештырырга уйлаганнар. Башлангыч сыйныф укытучысы Гөлназ Вилданова, балалар бакчасы тәрбиячесе Люция Гыйрфанова һәм авыл җирлеге башлыгы урынбасары Эльза Бәдретдинова катнашу теләген белдергән.
Менә сәхнәгә ак алъяпкычлы мәктәп формасы кигән башлангыч сыйныф кызлары белән укытучы апалары чыкты.
Дүрткә бишне кушарга,
Тапкырларга, бүләргә.
Өйрәтәләр мәктәпләрдә,
Мәктәпләрдә... дип укучылары җырлаганнан соң:
- Үз туган җиремдә, мәктәбемдә олы бәхет таптым, - дип горурланып сөйләде Гөлназ Альбертовна бәйгенең беренче биремендә - үз-үзең белән таныштыруда.
- Шушы нәниләрдән башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Алар янында мин бөтен тормыш мәшәкатьләрен онытам, - дип үзе турында сөйләде Люция сәхнәгә әле беренче тапкыр гына чыккан 3-4 яшьлек сабыйларга ымлап. Кечкенә генә булсалар да куркып калмады алар: әниләр турында өйрәнеп килгән шигырьләрен сөйләп, зал тутырып килгән шөгерлеләрне елмаерга мәҗбүр иттеләр.
Эльза исә туып-үскән авылында эшләве белән горурлануын әйтте. Икенче - нәфис сүз, җыр-моң биремендә аңа ярдәмгә килгән каенанасы Равия апа Бәдретдинова сүз алды. Ул әниләргә атап үзе язган шигырен укыды, баянчы Илкам абый Рафиковка кушылып яраткан җырын башкарды.
Гөлназга бу биремне башкарып чыгарга укытучылар коллективы булышты. Сәхнә тутырып чыгып, шигырь-җыр аша алар төрле һөнәр ияләренең өстенлекле якларына тукталды. Шулай да укытучы иң кирәклесе - ул бөтен һөнәр ияләренә белем бирүче, дигән нәтиҗә ясадылар.
Иске Шөгер балалар бакчасы хезмәткәрләре сабыйлар булып киенеп, аларча кайбер авазларны әйтә алмыйча, үзләре уйлап чыгарган, юмор аша бүгенге көн проблемасын ачкан, такмак, шигырьләр башкарды.
-Квитанция китерделәр,
Садикка түләр өчен.
Әни садикка түләде,
Калмады минем өчен, дип такмаклады кече тәрбияче Розалия апа Садриева, балаларча самими итеп.
Татар хатын-кызы элек-электән аш-суга оста булган. Бәйгедә катнашучылар моны авылдашлары алдында тагын бер тапкыр исбатлап күрсәтте. Гөлназның кош теле, чәчәкләр үстерергә яратучы Люциянең камырдан пешерелгән чәчәкләре, Эльзаның гөбәдиясен авыз итеп караганга бик тәмле иде, дип әйтә алам.
Катнашучыларның чыгышын карап утырып, бәяләгән жюри әгъзалары абсолют җиңүче дип Гөлназ Вилданованы атады, ул, шулай ук, "Хатын-кыз - сыйныф җитәкчесе" номинациясендә җиңүче дә. Эльза Бәдретдинова "Иң булдыклы ханым", Люция Гыйрфанова исә "Минем язмышым - минем һөнәрем" номинацияләре җиңүчесе булды. Авыл җирлеге башлыгы Лилия Шиһапова аларга Диплом, чәчәк бәйләме һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Тамаша залында утыручы авылдаш хатын-кызларны бәйрәм белән дә котлап, сәламәтлек, түземлек, уңышлар теләде.
Рәшит һәм Гөлинә Ихсановлар, Фәнзәт һәм Зәринә Хәмидуллиннар, Таһир Шәмсуаровның хатын-кызлар хөрмәтенә башкарган җырларын залдагылар җылы кабул итте.
-Гел өйдә генә телевизор карап утырырга димәгән бит, клубка ешрак килергә кирәк икән, дигән нәтиҗә ясаучылар да ишетелгәләде. Ә зал ул көнне тамашачы белән тулы иде.
Ләйсән ШӘРӘФЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ханымсолтаным