Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Кара диңгез буенда татар көе

Сочида "Хрустальная магнолия" халыкара фестивале узды. Аның продюссеры - күренекле халыкара меценат Елена Бартусова. Әлеге фестивальдә лениногорскилыларга да катнашырга насыйп булды, һәм алар уңышка иреште. Әлеге иҗади форумның программасы шулхәтле кызыклы һәм бай эчтәлекле иде. Катнашучылар өчен укыту, мастер-класслар, экскурсияләр оештырылды. Сочи- гадәти булмаган шәһәр. Ә Олимпиада алдыннан ул тагын...

Сочида "Хрустальная магнолия" халыкара фестивале узды. Аның продюссеры - күренекле халыкара меценат Елена Бартусова. Әлеге фестивальдә лениногорскилыларга да катнашырга насыйп булды, һәм алар уңышка иреште.


Әлеге иҗади форумның программасы шулхәтле кызыклы һәм бай эчтәлекле иде. Катнашучылар өчен укыту, мастер-класслар, экскурсияләр оештырылды. Сочи- гадәти булмаган шәһәр. Ә Олимпиада алдыннан ул тагын яңара, матурая бара. Монда килүче балалар өчен үземнең дә шатлыгым зур иде. Ә педагогия музыка-рәсем колледжы студентлары Айгөл Хәкимова белән Илмир Сәхәбетдиновның тәэсирләре әйтеп бетергесез көчле булды.
Сарабиккол авылының яшь талантлары беренче тапкыр кырыс жюри каршында татар җырларын башкарды. Ә бәлки, Кара диңгез курортында тәүге тапкыр татар музыкасы яңгырагандыр да. Жюри һәм тамашачылар татар җырларының аһәңен ишетеп, аның көенә сокландылар. Һәр җырга көчле алкышларын кызганмадылар. Үзем дә республикабыз, шәһәребез, милләтебез өчен горурлык хисләре кичереп утырдым. Студентлар сынатмады: Илмир Сәхәбетдинов II дәрәҗә Диплом белән бүләкләнде, ә Айгөл Хәкимовага I дәрәҗә Диплом белән 10 мең сумга сертификат бирелде.
Бөтенроссия һәм республика конкурсларында берничә мәртәбә лауреат исеме алган Даниил Иванов монда да талантлы булуын исбатлады. Чыгышын тиешенчә бәяләделәр: Гран-при иясе булды, 30 мең сумга сертификат тапшырылды, ул Лас-Вегас шәһәрендә (АКШ) яшьләр фестивалендә катнашырга чакыру алды.
Сочига барып, яңа иҗади фикерләр туплап, тәэсирләр белән бергә файдалы мәгълүматлар алып кайттык. Әлеге сәфәребезгә ярдәм иткәннәргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Алар сәнгатькә, яшь буынның киләчәгенә битараф булмаган җитәкчеләр: Р.Нурмөхәммәтов ("Лениногорскнефть" идарәсе), Ю.Миронова ("Сбербанк России" җәмгыятенең Лениногорск бүлекчәсе), Р.Мамедов ("Мир фруктов и овощей" кибете), Д.Рафиков ("Шифа" сәүдә-җитештерү комплексы), Н.Тимакова (педагогия музыка-рәсем колледжы), Г.Зарипова (Мәдәният идарәсе), И.Врублевский (нефть техникумы).
Яшь талантларыбыз иҗади планнарын гамәлгә ашыруны дәвам итә. 2014 елда Сочида узачак Олимпиадада мәдәни программага кертүләре аларны тагын да рухландыра, канатландыра. Димәк, спортчыларга һәм кунакларга сәләтләрен күрсәтәчәкләр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ќыр