Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Картлар йортында үзешчән артистларыбыз концерт куйды

Лениногорскиның картлар йортында Мәдәнияь идарәсе үзешчән сәнгать артистлары, Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан, концерт куйды.

Картлар йортында бик матур һәм истә калырлык бәйрәм концерты оештырды алар. 

"Эрзянка", "Шура-Хуран", "Сүнмәс ялкын" һәм башка төркемнәр матур жырлар жырласа,  Геннадий Садовников, һәрвакыттагыча, үзәкләрне өздереп гармунда, курайда уйнады. 

Коррекцион мәктәптә укучы Руслан Геннадий Садовников белән бергә кубызда уйнап, барысын да таң калдырган. 

Шулай ук, һәрберсе үзенең милли йоласы турында сөйләде күрсәтте. 

Картлар йортында яшәүчеләрнең үзләрен дә тик утыртмадылар, жырлаттылар, биеттеләр бу көнне. 

Соңыннан, барысы да бергә фотога төштеләр, Картлар йортында торучыларның барысына да бүләкләр бирделәр. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев