Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Казанда Әнвәр Хәйри укулары узачак

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2015 елның 27 ноябрендә «Әнвәр Хәйри укулары: Милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында» исемле фәнни-практик конференция үткәрә. «Укулар» ике сессиядә уздырыла. «Әнвәр Хәйри хезмәттәшләре истәлекләрендә» дип аталган Беренче сессиядә галимнең замандашлары сүз алачак. «Язма мирасны...

Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Милли китапханәсе 2015 елның 27 ноябрендә «Әнвәр Хәйри укулары: Милли-мәдәни мирасны барлау, өйрәнү һәм пропагандалау юлында» исемле фәнни-практик конференция үткәрә.
«Укулар» ике сессиядә уздырыла. «Әнвәр Хәйри хезмәттәшләре истәлекләрендә» дип аталган Беренче сессиядә галимнең замандашлары сүз алачак. «Язма мирасны өйрәнүнең кайбер мөһим мәсьәләләре» исемле икенче сессиядә милли-мәдәни мирасны өйрәнүче галимнәр үзләренең фәнни ачышлары белән уртаклашачак, Ә.Хәйринең бу өлкәдә башкарган хезмәтләренә бәя бирәчәк.
Милли китапханәнең төп бинасында Әнвәр Хәйринең китаплары күргәзмәсе һәм татар китапларын сату оештырылачак. Конференция программасы белән www.tataroved.ru сайтында («Мероприятия») танышырга мөмкин, дип хәбәр итә чараны оештыру комитеты.
Конференция Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең төп бинасындагы Зур уку залында узачак. Башлана 10 сәгатьтә.
Хәйри Әнвәр Нәҗип улы (1947-2014) - күренекле татар текстологы, язучы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Татарстанның К.Насыйри исемендәге, халыкара М.А.Шолохов исемендәге премияләр иясе. Казан дәүләт университетын тәмамлап, 1974-1991 елларда Г.Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтында, 1991-1995 елларда «Мирас» журналы редакциясендә, 1996 елдан Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә фәнни хезмәткәр булып эшли. Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Г.Ибраһимов кебек галимнәрнең мирасын барлауда, бастырып чыгару һәм пропагандалау өлкәсендә зур хезмәт куя.
"Интертат.ру"дан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: undefined