Заман сулышы

Клара Булатовага һәм Ркаил Зәйдуллага Халык язучысы исеме бирелгән

Клара Булатова һәм Ркаил Зәйдулла Татарстан Республикасы Халык язучысы исеменә лаек булган. Бу хакта ТР Язучылар берлеге хәбәр итә. 


 
"Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә, Булатова Клара Гариф кызы, Зәйдуллин Ркаил Рафаил улы (Ркаил Зәйдулла) "Татарстан Республикасы Халык язучысы" мактаулы исеменә лаек булды", - диелә хәбәрдә. 
 
Шулай ук, ТР Президенты Указы нигезендә, ТР Язучылар берлегенең беренче урынбасары, шагыйрь Рәмис Аймәт "Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе" исеменә лаек булган. 
 
 

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2019/05/05/185725/

https://go.mail.ru/search_images?rf=go.mail.ru&fm=1&q=перо&frm=web#urlhash фотосы

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: