Заман сулышы

Лениногорск балалар музыка мәктәбендә "Дарю вам музыку" китабын тәкъдир итү кичәсе үтте

Лениногорск балалар музыка мәктәбендә "Дарю вам музыку"  китабын тәкъдир итү кичәсе үтте, ул мәктәпнең юбилее кысаларында оештырылды. 

Әлеге җыентыкның авторы - музыка мәктәбе директоры, күп һөнәри конкурслар дипломанты Әхмәтҗанов Рафаэль Шакирҗанович. Ул тамашачыга үз әсәрләрен башкарды. Концерт барышында лирик һәм патриотик җырлар, музыкаль композицияләр яңгырады, тамашачы белән әңгәмә алып барылды. 

Музыкантны һәм кичә кунакларын шәһәр Башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәдәният идарәсе начальнигы Гөлнара Зарипова, дуслары һәм талантын яратучылар сәламләде. 

фото: Зилә Мөдәррисова

Реклама

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: