Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида "Калфаклы йолдызчык" конкурсының икенче этабы үтте (ФОТОЛАР)

Лениногорскида «Ак калфак» иҗтимагый оешмасы «Калфаклы йолдызчык» дигән балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр өчен бәйге оештырды һәм үткәрде.

Конкурсның максаты-балаларга әхлакый һәм рухи, патриотик тәрбия бирү, иҗади сәләт булдыру, туган телебезгә һәм милли гореф-гадәтләргә кызыксыну һәм мәхәббәт тәрбияләү.

Конкурста шәһәрнең 2,3,4,10,14,15,17,23,24,31, Сарабиккол һәм Тимәш балалар бакчалары катнашты.

Конкурсның икенче этабы темасы «Алма бакчасы» дип атала иде.

  Шәһәр башлыгы урынбасары Гөлфирә Рафикова, мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галимова, татар теле укытучысы Фәридә Әхмәдишина һәм 4нче балалар бакчасы мөдире Гөлфия Низамова составындагы жюрига иң яхшы йолдызчыкларны билгеләү җиңелләрдән булмады. Шуңа күрә барлык конкурсантлар да бүләкләр алдылар һәм 27 мартта узачак III турга чакырылдылар.

«Ак калфак» оешмасы барлык катнашучыларга һәм оештыручыларга рәхмәт белдерә.

фото:Зилә Мөдәррисова

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Галерея

Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев