Заман сулышы

Лениногорск шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Лениногорскида Казан артистлары чыгышы

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, «Татнефть» җәмгыяте идарәсе утырышында республиканың нефть төбәге шәһәрләре буенча август аенда концерт турлары оештыру турында карар кабул иткән иде. Шул уңайдан, көньяк-көнчыгыш районнарда, шул исәптән Лениногорскида эстрада йолдызлары катнашында концертлар башланды. Үткән атнаның җомгасында лениногорскилылар, явып торган яңгырга да карамастан, Үзәк мәйданда колоннада алдына концертка...

Татарстан нефтенең 70 еллыгы уңаеннан, «Татнефть» җәмгыяте идарәсе утырышында республиканың нефть төбәге шәһәрләре буенча август аенда концерт турлары оештыру турында карар кабул иткән иде. Шул уңайдан, көньяк-көнчыгыш районнарда, шул исәптән Лениногорскида эстрада йолдызлары катнашында концертлар башланды.
Үткән атнаның җомгасында лениногорскилылар, явып торган яңгырга да карамастан, Үзәк мәйданда колоннада алдына концертка җыелды.
Тамашачылар арасында төрле яшьтәге кешеләр, төрле һөнәр ияләре, төрле милләт вәкилләре күренде. Алып баручы бу чараның нефтьчеләр бүләге булуы турында әйтеп үтте.
Җырчылардан Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев, Алексей Волков, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның халык артисты, 1нче каналда үткән «Минута славы» тапшыруында катнашучы Рөстәм Вәлиев, Светлана Минеева, «Гармония» Әлмәт вокаль ансамбле, Яр Чаллы шәһәренең «Булгары» бию театры артистлары бар иде. Репертуарларына Стас Михайлов, Филипп Киркоров, София Ротаруның җырлары, «Бриллиантовая рука», «Иван Васильевич меняет профессию» комедияләрендә яңгыраган җырлар тупланган. Үзенә генә хас тавышы, стиле, йөзе булган артистларны тамашачы сәхнәдә кул чабып, җылы каршы алды, аларга кушылып җырлады. Репертуарларындагы ретро җырлар бер генә кешене дә битараф калдырмагандыр дип уйлыйм. Шунысы куанычлы - артистлар җыр башкарганда, аларга яшьләр дә бик теләп кушылды.
Халык һәм эстрада җырларын оста башкаручы булып танылган Рөстәм Асаев чыгышын «Я люблю тебя жизнь» дип исемләнгән лирик җыры белән башлап җибәрде. Һәр чыгуында тирән мәгънәле, тәрбияви, эчтәлекле җырлары белән тамашачыны авызына каратып торды ул. Шуңа күрә, олысы да, кечесе дә җырчыны тыңлап, вакытның үткәнен сизми дә калды. Соңыннан, чыгышын ошатып, озак итеп кул чапты. Җырлар бию төркемнәренең чыгышлары белән үрелеп барганлыктан, тамашачыны ялыктырмады, һәр чыгышны алар кайнар алкышларга күмде. Казанның «Ворожея» җыр театры артистлары башкарган «За тихой рекою», «Четыре двора из ворот ворота» һәм башка җырлар һәркемнең күңеленә хуш килеп, җылы кабул ителде. Ә «Булгары» төркеме репертуарына килгәндә, ул бик бай булып, концертны тагын да бизәде. Алар дәртле рус, чуаш, белорус, украин биюләре белән тамашачыны сокландырып, үзләренә кушылып биергә дә мәҗбүр итте. Күз явын алырлык костюмнар да, оста чыгышлар да һәркемгә ошап, көчле алкышларга күмелде.
Рөстәм Вәлиев берсеннән-берсе кечкенә гармуннарда, курайда оста һәм моңлы итеп татар һәм рус көйләренә тезмә башкарды. Тамашачы сәхнәдәге артистка көч биреп, рәхәтләнеп кул чапты.
Концерт ике сәгать дәвам итте. Ул лениногорскилыларга күтәренке кәеф бүләк итеп кенә калмыйча, рухи азык та биргәндер.
14 август көнне лениногорскилыларны һәм шәһәр кунакларын Нәфкать Нигъмәтуллин җитәкчелегендәге татар артистлары сөендерәчәк. Сезне Үзәк мәйданда 18.00 сәгатьтә көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең Лениногорск яңалыклары Телеграм-каналга кушылыгыз. 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: концерт